ТР Хөкүмәте Йортында «Ак Барс» мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәген оештыру проекты турында фикер алышканнар

2020 елның 24 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең А.Н. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институты директоры Вячеслав Рожнов белән очрашкан. Бу хакта республика башлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Төбәктә «Ак Барс» песиләренең сирәк төрләрен өйрәнү үзәген оештыру проекты – фикер алышу предметы булган.

Биологик ресурслар гомумкешелек байлыгы булып тора, шуңа күрә һәр төр үсемлек һәм хайванның юкка чыгуы бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен борчылу тудырырга тиеш. Республиканың дәүләт гербында сурәтләнгән кар барсының югары әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, Татарстанда хайваннарның юкка чыгу куркынычы янаган аерым төрләрен саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

Россия Фәннәр академиясенең А.Н. Северцов исемендәге Экология һәм эволюция проблемалары институты директоры Вячеслав Рожновның фәнни-методик катнашында Татарстанның үсеш алган фәнни инфраструктурасы, матди-техник базасы, иң яхшы технология эшләнмәләре фәнни фундаменталь-кулланма тикшеренүләр уздыру, сирәк очрый торган һәм мәчеләр семьялыгына караган, юкка чыгу куркынычы янаган төрләр турындагы белешмәләрнең генетик-молекуляр базасын оештыру, бу төрләрне яңадан тергезү өчен ярдәмче репродуктив технологияләр куллану мөмкинлеге бар. Үзәк хайваннарның сирәк төрләрен саклауга шактый өлеш кертәчәк, өстәвенә, дөньяда әлеге фән өлкәләрендә дә алдынгы урыннарны алырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасында «Ак Барс» мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәген оештыру проектын гамәлгә ашыру «Экология» илкүләм проектының «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль проектында каралган.

ТР Хөкүмәте Йортында узган рәсми очрашудан соң, проектны гамәлгә ашыру буенча алдагы гамәлләр турында фикер алышу ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында дәвам итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International