Идел-Кама тыюлыгы юбилеен билгеләп үтә!

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Бүген Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы оешуга 60 ел тула. Нәкъ шул көннән Татарстанда тыюлык эше формалаша башлый.

Табигать территорияләрен бүлеп чыгару һәм саклау буенча беренче омтылышлар элегрәк ясала. 1883 елда Раифа урманы Казан император университеты галимнәренең игътибарын җәлеп итә. «Порфирий Никитич Крылов һәм Сергей Иванович Коржинский дигән профессорлар үсемлек катламын өйрәнү белән шөгыльләнә башлый, профессор Андрей Яковлевич Гордягин ботаника тикшеренүләрен дәвам иттерә. Ул кеше эшчәнлегенең үсемлекләр катламына булган йогынтысын өйрәнүгә аерым игътибар бирә. 1917 елда аның тарафыннан Раифа урман дачасы территориясендә Татар милли тыюлыгын төзү проекты әзерләнә, ләкин Гражданнар сугышы аркасында бу проектны тормышка ашыра алмый калалар. Тыюлык төзүнең икенче омтылышы 1942 елда ясала. Бу вакытта СССР Фәннәр академиясенең Ботаника институты Казанга эвакуацияләнә. Әлеге институт хезмәткәре профессор Алексей Порфирьевич Ильинский Раифада Урман стационары оештыра, анда урман биоценнары динамикасы буенча тикшеренүләр үткәрә. Раифа белән танышкач, ул аннан тыюлык ясарга кирәк, дигән фикергә килә. Барлык кирәкле документлар әзерләнә һәм тиешле инстанцияләргә җибәрелә, ләкин инде бу юлы Бөек Ватан сугышы белән бәйле катлаулы вәзгыять тыюлык оештыруга киртә була. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы каршындагы табигатьне саклау комиссиясе инициативасы белән чыккан өченче омтылыш кына уңышка ирешә. Танылган галимнәр – Александр Ерминингельдович Арбузов, Виктор Алексеевич Попов һәм Валериан Иванович Гаранин Идел-Кама тыюлыгына «нигез салучылар» булып тора», - ди махсус сакланыла торган табигать территориясен оештыру тарихы турында тыюлык директоры Юрий Горшков.

Бүген Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы ике изоляцияләнгән кишәрлектән – Раифа һәм Саралы участокларыннан тора. Аның гомуми мәйданы – 11377 га. Һәр участокның периметры буенча тыюлык экосистемаларына тискәре йогынтыны булдырмый торган саклау (буфер) зоналары булдырылган. Раифа участогында Көнчыгыш Европада иң борынгы булып саналган урман экосистемалары саклана, Саралыда уылдык чәчү һәм балык тоту өчен кыйммәтле кишәрлекләр, күп санлы кошларның оя кору урыннары тупланган. Тыюлык акваториясе миграция чорларында кошлар туплану урыны булып тора. Раифа участогы территориясендә халык арасында зур популярлык казанган Дендрарий, Табигать музее һәм «Заповедный теремок» визит-үзәге эшли. 2001 елда Россия Хөкүмәте карары белән тыюлык территориясе 2 мең гектарга арттырыла, ә 2005 елда «Кеше һәм биосфера» программасы буенча Халыкара координация советы президиумы Идел-Кама тыюлыгына ЮНЕСКО Биосфера территориясе статусын бирде.

Тыюлык территориясендә үсемлекләрнең 1910 төре, умырткалы хайваннарның 348 төре һәм умырткасызларның 3 меңнән артык төре теркәлгән. Россиянең Кызыл китабына 22 төрле кош кертелгән, алар арасында: зур үрдәк, каракош, бөркет, ак койрыклы диңгез бөркете, шоңкар, әтәлге, шаһин, саескан, зур көялдә, кара башлы сарлак һ.б. Тыюлыкта үсә торган сирәк очраучы үсемлек төрләреннән кызыл, шәмәхә сарай лаләсе, кәккүк читене, куыклы кылганнар Россиянең Кызыл китабына кертелгән.

Тыюлыкның төп бурычлары – биологик һәм ландшафт төрлелеген саклап калу, фәнни тикшеренүләр үткәрү, экологик мониторинг һәм халыкны экологик агарту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International