Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү турында сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
«Республикада һәм ил буенча тулаем барлыкка килгән махсус санитар-эпидемиологик режим җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә дә билгеле бер үзгәрешләр кертте. Әмма, шуңа да карамастан, территорияләрне тәртипкә китерү яшәеш өчен уңайлы мохит тудыруда әһәмиятле факторларының берсе булып тора. Үзгәрешләр 1 нче апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык чараларын үткәрүгә дә кагылды», - дип билгеләп үтте Александр Шадриков.
Әлеге чараларны башлап җибәрер алдыннан муниципалитетлар, министрлыклар һәм ведомстволар, күзәтчелек органнары тарафыннан оештыру эшләре башкарылган. Видеоэлемтә режимында узган киңәшмәдә коммуналь техниканың, полигоннарның һәм муниципалитетларның икеайлык үткәрүгә әзерлеге тикшерелгән. Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре тарафыннан икеайлыкны үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаблар төзелгән, ведомство карамагындагы территорияләрне санитар чистарту буенча планнар расланган. Бүгенге вәзгыятьне тотрыклыландырганнан соң чаралар активлаштыруга басым ясала.
Министр кыскача гына узган ел нәтиҗәләре турында искә төшерде. 2019 елда республика буенча узган икеайлык чорында барлык күзәтчелек органнары тарафыннан 6,5 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган һәм бетерелгән. Барлык табигать саклау хезмәтләре һәм муниципаль берәмлекләр көче белән 1398 рөхсәтсез калдык ташлау урыны тәртипкә китерелгән, каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 565 мең куб.м калдык чыгарылган.
«Табигатьне саклау эшендә безнең төп ярдәмчеләр – халык, волонтерлар, иҗтимагый оешмалар активистлары. Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, быел территорияләрне чистарту чараларын гражданнар күпләп җыелмыйча гына үткәрергә кирәк», - дип искәртте Александр Шадриков.
Аның сүзләренә караганда, хәтер һәм дан елында истәлекле урыннарны, обелискларны һәм алар янәшәсендәге территорияләрне чистартуга һәм төзекләндерүгә аерым игътибар бирергә кирәк, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы истәлекле даталарына максималь рәвештә әзерләнү мөһим.
«Муниципаль берәмлекләрдә чисталык һәм тәртип экологияне бәяләүнең төп критерийлары булды һәм шулай булып калачак та, быел без төзелгән административ материаллар, табигатьне саклау чараларын үткәрүдә катнашкан гражданнарның санын, табигатьне саклау буенча массакүләм чаралар исәбен төшереп калдырдык», - дип хәбәр итте табигать саклау ведомствосы башлыгы.
Ул шулай ук халык белән элемтәнең җайга салынган булуын да үтте. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре дә билгеләнгән срокларда оператив рәвештә карала. Моның өчен берничә электрон сервис җәлеп ителгән: дәүләт хезмәтләре порталы аша гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итү, «Кайнар линия» буенча шалтыратулар кабул итү, «Халык контроле», «Мәктәп эко-патруле» системалары, шулай ук социаль челтәрләр. ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре урыннарга чыга, кагыйдә бозу очракларын терки һәм бозуларны бетерү турында йогынты актлары төзи. «Штраф салу – Министрлыкның төп бурычы түгел, ә гражданнар тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китермәсә, закон бозуларны бетерү мөһим», - дип ассызыклады Александр Шадриков.
Рейд чаралары барышында икеайлыкның беренче декадасында рөхсәтсез калдык ташлау фактлары ачыкланды, бу эштә фотога төшереп алучы "тозаклар" актив кулланыла. «Гомуми файдаланыла торган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару һәм файдаланылган карьерларны рекультивацияләүне аерым контрольгә алырга кирәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән су алу зоналарының санитар-яклагыч зоналарында һәм су объектларына калдыклар ташлау, шулай ук тирә-юнь территорияләрен чүп-чар белән пычрату очраклары да ачыклана», - дип мөрәҗәгать итте министр муниципалитетлар, шәһәрләр һәм авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
Федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юлларны бүлеп тора торган полосада тәртип урнаштыру буенча масштаблы эш алып барыла. Александр Шадриков катлаулы шартларда территорияләрне чистартуда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.