Бүген “Татмедиа”да 2020 елга экологик чаралар планы белән таныштырдылар

2020 елның 21 феврале, җомга

2020 елга нинди планнар корылуын сөйләү генә түгел, бәлки әле халыкны шуларга үзгәрешләр һәм тәкъдимнәр кертүгә дә җәлеп итәргә. Бүген “Татмедиа”да Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республиканың экологик юнәлештәге волонтерлык хәрәкәтләре белән берлектә  алда торучы экоакцияләр белән таныштырды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, инде традициягә дә әйләнергә өлгергән “Экояз” республика акциясенә бер айдан аз гына артыграк вакыт калып бара. “Республикабызда яшәүчеләрне аның буенча фикер алышуда катнашырга чакырабыз. Без сезнең фикерне ишетү өчен һәм акция буенча планнарыбызны эшләп җиткерү өчен махсус 2-3 атна калдырабыз. 1 апрельдән бик зур “яшел фронт” булдырып, җыештыру-чистарыну эшләрен, бөтен республика буенча мәктәпләрдә, югары уку йортларында экология дәресләре, төрле чаралар башлап җибәрәчәкбез”, – дип басым ясап әйтте ул. 

Татарстан Республикасының иң киң колачлы экологик хәрәкәте  – “Чиста булачак” хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова апрель аенда үзләренең оешмасының 5 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкләре турында сөйләде. Экологик волонтерларның бу сезонга планнары – “Экологик университет” профильле сменасын, Экологик белемнәр аен үткәрү, “Йөзгә – йөз” проектын тормышка ашыру, “ЭКОдулкын” Республика яшьләр оешмалары форумын, палаткалы һәм ишегалды лагерьларының профильле сменаларын, Республика актив мәктәбен уздыру, шулай ук Казанда “Чиста уеннар” Бөтенроссия акциясен оештыру. Диләрә Сатикова “Чиста булачак” хәрәкәте волонтерларының законнар чыгару дәрәҗәсендә һава шарларын һәм күк фонарьларын очыртуны тыю (мондый күңел ачуларның табигатькә һәм кешеләребезгә зыянлы булуын күздә тотып) башлангычын карап тикшерүгә тәкъдим итәчәкләрен  дә искәртте.

“Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге эш планын ике зур юнәлешкә: экологик-агарту һәм экологик-практик юнәлешкә бүлергә мөмкин. Беренче юнәлеш кысаларында республика буенча туристлык маршрутлары күрсәтелгән кушымта эшләүне үз эченә алган “Татарстанның 100 юлы” проекты тормышка ашырылачак; экология һәм шәһәрдә ориентирлашу буенча квестлар; гаилә квизлары, шул исәптән ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, Антарктиданы ачуның 200 еллыгына һәм Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгына нигез салынуга 60 ел тулуга багышланган квизлар үткәреләчәк. Икенче юнәлеш буенча без, гадәттәгечә, су объектларын чистарту буенча акцияләр, көймәләрдә экологик йөзүләр оештырачакбыз”, – дип сөйләп үтте Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков.

Татарстан Республикасы Яшь натуралистлар хәрәкәте кураторы Дмитрий Сидоров СССР чорында пәйда булган иң зур бергәлекләрнең берсен торгызу кысаларында үткәрелергә тиешле чараларга тукталды. “Республиканың 15 районында укучылар өчен экология, биология һәм зоология темаларына берничә түгәрәк үткәреләчәк, зур шәһәрләрдә шулай ук укучылар белән конференцияләр оештырачакбыз. Мәктәп укучылары һәм аларның укытучылары өчен читтән торып үткәрелә торган бәйгеләр иң мөһим әзерлек этабына әйләнәчәк, бәйгеләрнең җиңүчеләре һәм призерлары истәлек призларына гына ия булып калмыйча,  Яшь натуралистларның республика йомгаклау слетында катнашу мөмкинлеге дә алачак”, – диде ул.

“Безнең өчен иң мөһим күрсәткеч –  республикада “яшел” хәрәкәткә җәлеп ителүчеләр саны. Без моның 33 процент тәшкил итүен көтәбез. Ел дәвамында кимендә бер чарада катнашкан кешеләр саны – бик зур, безнең бурыч – бу санны даими киметмичә калдыру”, – дип йомгаклады сүзен Дамир Вәлиуллин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International