Экологик белемнән – киләчәк экологиясенә. Мәскәүдә Бөтенроссия конференциясе булып узган

2019 елның 1 ноябре, җомга

Бүген Мәскәүдә табигатьне ихтыяри саклау эшчәнлегенә йомгак ясалган. Экологик белем бирү буенча VI Бөтенроссия конференциясе кысаларында Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин, В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды президенты Владимир Грачев катнашында пленар утырыш узган. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы исеменнән исә Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин катнашкан. Утырышта илебездә экологик белемне үстерү перспективалары, бу юнәлештә тырышлыкларны берләштерү зарурилыгы буенча фикер алышу булган.

Үсеп килүче буынны экологик агарту максатыннан мөмкинлекләрне берләштерү өчен, В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды белән Федераль балалар экология-биология үзәге арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган. Чара кысаларында шулай ук экологик бәйгеләрдә катнашучылар бүләкләнгән, шул исәптән “Иң яхшы эковолонтерлык отряды” исеме аталган.

Экологик белем бирү буенча Бөтенроссия конференциясе – илдә дөньякүләм тенденцияләр, фәнни казанышлар, барлык дәрәҗәләрдә экологик белем бирүнең нәтиҗәле тәҗрибәләре һәм актуаль концептлары белән таныштыручы иң зур мәйданчык. Экологик белем бирү һәм агартуның көн кадагына суга торган проблемалары буенча тәҗрибә алышу һәм бурычлар буенча фикер алышу өчен кызыксынулы барлык якларга уникаль дискуссион мәйданчык булып тора ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International