ҮТИ инспекторлары Мишә елгасына ирекле үтеп керү мөмкинлеген тудырды

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Мишә елгасына барганда каршылык тудыра торган ике метрлы металл койма сүтелде. Экологлар күрсәтмәсе буенча Лаеш районының Егорьев авыл җирлегендә су объектына ирекле үтеп керү мөмкинлеге тудырылды. Элегрәк, яр буе полосасын уртак тикшерү барышында, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, ТР буенча Росреестр идарәсе белгечләре һәм Казан районара табигать саклау прокуратурасы хезмәткәрләре корылманың елга кисеменнән 5 метр ераклыкта урнаштырылган булуын теркәде. Экологлар аңлатканча: "РФ Су кодексының 6 статьясының 8 п. һәм 6 п. ярашлы рәвештә һәр гражданин уртак файдаланудагы су объектларының яр буе полосаларыннан хәрәкәт итү һәм алар янәшәсендә булу, шул исәптән һәвәскәрлек һәм спорт балыкчылыгы һәм йөзүче чараларны ярга чыгаруны гамәлгә ашыру өчен (механик транспорт чараларыннан файдаланмыйча) файдаланырга хокуклы. Уртак файдаланудагы су объектларының яр буе полоса киңлеге егерме метр тәшкил итә". Әлеге факт буенча ҮТИ инспекторлары юридик затка карата РФ КоАП 8.12.1 ст. ("Уртак файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына карата гражданнарның ирекле үтеп керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү") нигезендә административ беркетмә төзеде һәм 10 көнлек срокта хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде.

Бүгенге көндә җитешсезлек очрагы бетерелгән – корылма сүтелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International