Табигать каршындагы бурычлары өчен Апас районында яшәүче берәү чит илгә чыгарылмый торган граждан дип танылды

2017 елның 30 июне, җомга

Апас районында яшәүче бер кешегә табигать саклау өлкәсендәге закон бозганга түләнмәгән штрафы өчен ил чигеннән чыгуда чикләү салынды. 2016 елның апрелендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан ул РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган була: җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр белән яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү. Административ штрафны түләмәгән өчен, Апас районы кешесен РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсенең 1 өлеше буенча җаваплылыкка тарталар: “Административ җәзаны үтәүдән качу”. Моңа карамастан, билгеләнгән срокта штраф түләнми. Материаллар ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең  Буа, Апас һәм Кайбыч районнары буенча Суд приставлары бүлегенең суд приставлары-башкаручыларына тапшырыла, документ таләпләрен үтәү срогы билгеләнә. Закон бозучы бу таләпне дә үтәми. Татарстан Республикасы Апас районы суды гражданинга Россия чикләреннән чыгуны тыйды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International