Министрлык турында

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтен тормышка ашыра

Министрлыкның төп бурычлары булып торалар:

– гражданнарның уңайлы әйләнә-тирәлеккә хокукын тормышка ашыруны тәэмин итү;

– экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү;

– хуҗалык эшчәнлегенең һәм башка эшчәнлекләрнең әйләнә-тирәлеккә тискәре тәэсирен булдырмау;

– табигатьне саклау программаларын һәм проектларын формалаштыру һәм тормышка ашыру;

– үз вәкаләтләре чикләрендә җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итү.

(Абзац ТР МКның 30.07.2012 N 646 Карары белән кертелгән)

Министрлык түбәндәге төп функцияләрне үти:

– табигый ресурслардан файдалану, әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә идарә итү (01.06), шул исәптән:

 (ТР МКның 08.06.2012 N 494 Карары редакциясендә)

– атмосфера һавасын саклау өлкәсендә идарә итү (01.06.06 );

– радиацион куркынычсызлыкны билгеләнгән тәртиптә тәэмин итү (01.06.08 );

– федераль дәүләт экологик күзәтчелегенә карамаган объектларны файдаланып хуҗалык эшчәнлеген һәм башка эшчәнлекләрне тормышка ашырганда региональ дәүләт күзәтчелеге (01.06.11), шул исәптән:

(ТР МКның 08.06.2012 N 494 Карары редакциясендә)

– федераль дәүләт күзәтчелегенә карамаган су объектларыннан файдалану һәм аларны саклау өлкәсендә, шулай ук судан файдалануның һәм региональ дәүләт күзәтчелегенә караган гидроэнергетик объектларның саклау зонасы чикләрендәге яр буе полосасы участокларыннан (шул исәптән гидроэнергетик объектлар янындагы участоклардан) файдалануның махсус шартларын үтәүгә, аларны куллануга һәм саклауга региональ дәүләт контроле (01.06.11.04);

(ТР МКның 08.06.2012 N 494 Карары редакциясендә)

– региональ дәүләт экологик күзәтчелегенә караган хуҗалык эшчәнлеге һәм башка эшчәнлек объектларында атмосфера һавасын саклау өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге (01.06.11.05);

(ТР МКның 08.06.2012 N 494 Карары редакциясендә)

– региональ дәүләт экологик күзәтчелегенә караган хуҗалык эшчәнлеге һәм башка эшчәнлек объектларында калдыклар белән эш итү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге (01.06.11.06);

(ТР МКның 08.06.2012 N 494 Карары редакциясендә)

– Татарстан Республикасындагы радиацион хәлгә билгеләнгән тәртиптәге контроль (01.06.11.09 );

– җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участокларына карата җир асты байлыкларын геологик өйрәнүгә, рациональ файдалануга һәм саклауга региональ дәүләт күзәтчелеге (01.06.11.01);

(ТР МКның 08.06.2012 N 494 Карары редакциясендә)

– федераль дәүләт экологик контроленә карамаган объектлардагы хуҗалык эшчәнлегенең һәм башка эшчәнлекләрнең әйләнә-тирәлеккә тискәре тәэсире өчен түләтүгә билгеләнгән тәртиптәге контроль (01.06.11.10 );

– җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен көйләү (01.06.01 ), шул исәптән:

(абзац ТР МКның 30.07.2012 N 646 Карары белән кертелгән)

– Россия Федерациясе белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендәге җир асты байлыкларының бердәм дәүләт фонды белән идарә итүдә катнашу (01.06.01.1 );

(абзац ТР МКның 30.07.2012 N 646 Карары белән кертелгән)

– минераль чимал базасын өйрәнү, файдалану һәм яңадан торгызу белән идарә итү (01.06.01.2 );

(абзац ТР МКның 30.07.2012 N 646 Карары белән кертелгән)

– җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участокларыннан файдалану даирәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләү (01.06.01.3 );

(абзац ТР МКның 30.07.2012 N 646 Карары белән кертелгән)

– файдалануга бирелә торган җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары участокларындагы файдалы казылма запасларына, алар турындагы геологик, экономик һәм экологик белешмәләргә билгеләнгән тәртиптә дәүләт экспертизасы үткәрүне оештыру (01.06.11.08 );

(абзац ТР МКның 30.07.2012 N 646 Карары белән кертелгән)

– Татарстан Республикасы территориясендәге геологик эзләнү һәм геодезия эшчәнлеге белән идарә итү (03.01.10 ).

(абзац ТР МКның 30.07.2012 N 646 Карары белән кертелгән)

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International