Максатлар һәм бурычлар

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашырып килә.

 

БУРЫЧЛАРЫ

Министрлыкның үз вәкаләтләре чикләрендә төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора:

гражданнарның уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукларын тормышка ашыруны тәэмин итү;
экологик иминлекне тәэмин итү;
әйләнә-тирә мохиткә хуҗалык эшчәнлегенең һәм башка эшчәнлекнең тискәре йогынтысын булдырмый калу;
табигатьне саклау программаларын һәм проектларын булдыру һәм тормышка ашыру;
үз вәкаләтләре чикләрендә дәүләтнең җир асты биләмәләре фондына идарә итү.


ФУНКЦИЯЛӘРЕ

Министрлык түбәндәге төп функцияләренең хәл ителүенә җавап бирә: табигать ресурсларыннан файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсенә идарә итү, шул исәптән:
атмосфера һавасын саклау өлкәсенә идарә итү;
билгеләнгән тәртиптә радиацион иминлекне тәэмин итү;
билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасындагы радиацион вәзгыятьне контрольлектә тоту;  
җир асты биләмәләренә кагылышлы мөнәсәбәтләрне җайга салу, шул исәптән:
Россия  Федерациясе белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендә бердәм дәүләт җир асты биләмәләре фонды белән эш итүдә катнашу;
минерал-чимал базасын өйрәнүгә, аннан файдалануга һәм аны торгызуга идарә итү;  
җирле әһәмияттәге җир асты биләмәләреннән файдалану өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу;
файдалы казылмалар запасларына, файдалануга бирелә торган җирле әһәмияттәге җир асты биләмәләре турында геологик, икътисадый һәм экологик мәгълүматларга   билгеләнгән тәртиптә дәүләт экспертизасы үткәрүне оештыру;
Татарстан Республикасы территориясендә геология-разведка һәм геодезия эшчәнлегенә идарә итү;  
хуҗалык эшчәнлеген һәм башка эшчәнлекне хәл иткәндә төбәк дәүләт экологик күзәтчелеге, түбәндәге юнәлешләр буенча федераль дәүләт экологик күзәтчелегенә керүче объектлардан файдалану эшчәнлегеннән тыш:
су объектларыннан файдалану һәм аларны саклау өлкәсендә төбәк дәүләт күзәтчелеге, федераль дәүләт күзәтчелегенә керүче су объектларыннан тыш, шулай ук төбәк дәүләт күзәтчелегенә керүче су объектларында урнашкан гидроэнергетика объектларының саклау зоналары чикләрендә судан файдалануның һәм яр буе полосасы участокларыннан (шул исәптән гидроэнергетика объектлары тирәсендәге участоклардан) файдалануның аерым шартларын үтәүгә, алардан файдалануга һәм аларны саклауга төбәк дәүләт күзәтчелеге;

төбәк дәүләт экологик күзәтчелегенә керүче хуҗалык эшчәнлеге объектларында һәм башка эшчәнлек объектларында атмосфера һавасын саклау өлкәсендә төбәк дәүләт күзәтчелеге;
төбәк дәүләт экологик күзәтчелегенә керүче хуҗалык эшчәнлеге объектларында һәм башка эшчәнлек объектларында калдыклар белән эш итүгә төбәк дәүләт күзәтчелеге;
җирле әһәмяттәге җир асты биләмәләренә карата җир асты биләмәләрен геологик өйрәнүгә, алардан рациональ файдалануга һәм аларны саклауга төбәк дәүләт күзәтчелеге;
ташландык суларны агызуның үзәкләштерелгән системасы аша ташландык суларны агызуга төбәк дәүләт экологик күзәтчелеге.

Соңгы яңарту: 2019 елның 13 феврале, 11:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International