ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе

2002 елның 14 ноябре                                                                № 138-ФЗ
 

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ ГРАЖДАННАР ПРОЦЕССУАЛЬ КОДЕКСЫ

 

251 статья. Норматив хокукый актларга ризасызлык белдерү турында гариза бирү

 

1. Дәүләт хакимияте органының, җирле үзидарә органының яки вазыйфаи затның кабул ителгән һәм билгеләнгән тәртиптә бастырып чыгарылган норматив хокукый акты аларның Россия Федерациясе Конституциясе, законнар һәм башка норматив хокукый актлар белән гарантияләнгән хокукларын һәм ирекләрен боза, дип санаучы гражданин, оешма, шулай ук үз вәкаләте чикләрендә прокурор бу актны законга тулысынча яки өлешчә каршы килүче дип тану турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

2. Норматив хокукый актны законга тулысынча яки өлешчә каршы килүче дип тану турында гариза белән кабул ителгән һәм билгеләнгән тәртиптә бастырып чыгарылган норматив хокукый акт аларның компетенциясен бозган дип санаучы Россия Федерациясе Президенты, Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясе субъектының закон чыгаручы (сайланган вәкилләрдән торган) органы, Россия Федерациясе субъектының иң югары вазыйфаи заты, җирле үзидарә органы, муниципаль берәмлек башлыгы судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

3. Аларның конституциячеллеген тикшерү бары тик Россия Федерациясенең Конституция Суды вәкаләтенә генә кергән норматив хокукый актларга ризасызлык белдерү турында гаризалар бу кисәк күздә тоткан тәртиптә судта каралырга тиеш түгел.

4. Норматив хокукый актларга ризасызлык белдерү турында гаризалар судлар арасында бу Кодексның 24, 26 һәм 27 статьялары билгеләгән эш бүленеше буенча бирелә. Район судына бу Кодексның 26 һәм 27 статьяларында күрсәтелмәгән норматив хокукый актларга ризасызлык белдерү турында гаризалар бирелә. Гариза норматив хокукый актны кабул иткән дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы яки вазыйфаи зат урнашкан урындагы район судына бирелә.

 5. Норматив хокукый актка ризасызлык белдерү турында гариза бу Кодексның 131 сатьясы күздә тоткан таләпләргә туры килергә һәм ризасызлык белдерелә торган норматив хокукый актны кабул иткән дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы яки вазыйфаи затның атамасы  турында, актның атамасы һәм кабул ителү көне турында өстәмә мәгълүматлар кергән; бу актның яки аның өлешенең гражданинның яки билгесез затлар даирәсенең нинди хокуклары һәм ирекләрен бозуы күрсәтелгән булырга тиеш.

6. Норматив хокукый актка ризасызлык белдерү турында гаризага кушып, ризасызлык белдерелә торган норматив хокукый актның яки аның өлешенең күчермәсе бирелә, бу актның кайсы массакүләм мәгълүмат чарасында һәм кайчан басылып чыкканлыгы күрсәтелә.

7. Норматив хокукый актка ризасызлык белдерү турында судка гариза бирү ризасызлык белдерелә торган норматив хокукый актның гамәлдә булуын туктатып тормый.

8. Әгәр дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы яки вазыйфаи затның ризасызлык белдерелә торган норматив хокукый актының законлылыгын гаризада күрсәтелгән нигезләр буенча тикшергән судның законлы көченә кергән карары булса, судья гаризаны кабул итүдән баш тарта.

 

254 статья. Дәүләт хакимияте органының, җирле үзидарә органының, вазыйфаи затның, дәүләт яки муниципалитет хезмәткәренең карарына, гамәленә (гамәл кылмавына) ризасызлык белдерү турында гариза бирү

 

1. Әгәр аларның хокуклары һәм ирекләре бозылган дип санасалар, гражданин, оешма дәүләт хакимияте органының, җирле үзидарә органының, вазыйфаи затның, дәүләт яки муниципалитет хезмәткәренең карарына, гамәленә (гамәл кылмавына) судта ризасызлык белдерергә хокуклы. Гражданин, оешма турыдан-туры судка яки буйсыну тәртибе буенча югарырак торучы дәүләт хакимияте органына, җирле үзидарә органына, вазыйфаи затка, дәүләт яки муниципалитет хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

2. Гариза судлар арасында бу Кодексның 24 – 27 статьялары билгеләгән эш бүленеше буенча бирелә. Гражданин гаризаны үзенең яшәү урынындагы яки карарына, гамәленә (гамәл кылмавына) ризасызлык белдерелә торган дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы, вазыйфаи зат, дәүләт яки муниципалитет хезмәткәре урнашкан урындагы судка бирә ала.

Гариза бирүченең дәүләт сере булып торучы мәгълүматлардан хәбәрдар булуына бәйле рәвештә, Россия Федерациясеннән читкә чыгарга рөхсәт бирүдән баш тартуга ризасызлык читкә чыгу турында үтенечне канәгатьләндермәү хакында карар кабул ителгән урындагы, тиңдәшле рәвештә, республиканың Югары судында, край, өлкә судында, федераль әһәмияткә ия шәһәр судында, автономияле өлкә судында, автономияле округ судында белдерелә.

 3. Хәрби идарә органы яки хәрби часть командиры (начальнигы) карарына, гамәленә (гамәл кылмавына) ризасызлык белдерүче хәрби хезмәткәрнең гаризасы хәрби судка бирелә.

4. Суд ризасызлык белдерелә торган карарның гамәлдә булуын суд карары законлы көченә кергәнгә кадәр туктатып торырга хокуклы.

 

255 статья. Дәүләт хакимияте органының, җирле үзидарә органының, вазыйфаи затның, дәүләт яки муниципалитет хезмәткәренең гражданнар суды эшләрен башкару тәртибендә ризасызлык белдерелергә тиешле карарлары, гамәлләре (гамәл кылмаулары)

 

Дәүләт хакимияте органының, җирле үзидарә органының, вазыйфаи затның, дәүләт яки муниципалитет хезмәткәренең гражданнар суды эшләрен башкару тәртибендә ризасызлык белдерелә торган карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмауларына) коллегиаль һәм бер генә кеше кабул иткән, шулар нәтиҗәсендә:

гражданинның хокуклары һәм ирекләре бозылган;

гражданинның үз хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруына каршылыклар туган;

гражданинга законсыз рәвештә нинди дә булса бурыч йөкләнгән яки ул законсыз рәвештә җаваплылыкка тартылган карарлар һәм гамәлләр (гамәл кылмау) керә.

 

256 статья. Гариза белән судка мөрәҗәгать итү срогы

 

1. Гражданин үзенең хокуклары һәм ирекләре бозылу турында аңа мәгълүм булган көннән алып өч ай дәвамында гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

2. Гариза белән судка мөрәҗәгать итүнең өч айлык срогы узу суд өчен гаризаны кабул итүдән баш тартуга нигез булып тормый. Срокның узу сәбәпләре судның алданрак уздырылган утырышында яки суд утырышында ачыклана һәм гаризаны канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез булып тора ала.

 

 

 2002 елның 24 июле                                                                  № 95-ФЗ
 

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ

 

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ АРБИТРАЖ ПРОЦЕССУАЛЬ КОДЕКСЫ

 

191 статья. Норматив хокукый актларга ризасызлык белдерү турында эшләрне карау тәртибе

 

1. Эшкуарлык һәм башка төрле икътисади эшчәнлек өлкәсендәге затларның хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылучы норматив хокукый актларга ризасызлык белдерү турында эшләр, дәгъва эшләрен башкаруның бу Кодекс күздә тоткан гомуми кагыйдәләре буенча, бу кисәктә билгеләнгән үзенчәлекләр белән, арбитраж суды тарафыннан карала.

2. Норматив хокукый актларга ризасызлык белдерү турында эшләр буенча эш башкару андый актны гамәлдә түгел дип тану таләбе белән мөрәҗәгать иткән мәнфәгатьле затларның гаризалары нигезендә кузгатыла.

3. Норматив хокукый актларга ризасызлык белдерү турында эшләр, әгәр аларны карау федераль законга тәңгәл рәвештә арбитраж судлары вәкаләтенә кертелгән булса, арбитраж судында карала.

 

192 статья. Норматив хокукый актны гамәлдә түгел дип тану турында гариза белән арбитраж судына мөрәҗәгать итү хокукы

 

1. Әгәр ризасызлык белдерелә торган норматив хокукый акт яки аның аерым нигезләмәләре зуррак юридик көчкә ия законга яки башка норматив хокукый актка туры килми һәм аларның эшкуарлык һәм башка төрле икътисади эшчәнлек өлкәсендәге хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен  боза, аларга законсыз рәвештә нинди дә булса бурычлар йөкли яки эшкуарлык һәм башка төрле икътисади эшчәнлекне башкару өчен бүтән төрле каршылыклар тудыра, дип уйласалар, гражданнар, оешмалар һәм башка затлар дәүләт органы, җирле үзидарә органы, башка орган, вазыйфаи зат тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актны гамәлдә түгел дип тану турында гариза белән арбитраж судына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 2. Әгәр ризасызлык белдерелә торган андый акт яки аның аерым нигезләмәләре зуррак юридик көчкә ия законга яки башка норматив хокукый актка туры килми һәм гражданнарның, оешмаларның, эшкуарлык һәм башка төрле икътисади эшчәнлек өлкәсендәге башка затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен  боза, дип уйласалар, прокурор, шулай ук дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, башка органнар бу Кодекс күздә тоткан очракларда норматив хокукый актларны гамәлдә түгел дип тану турында гаризалар белән арбитраж судына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

3. Әгәр федераль закон башкасын билгеләмәгән булса, мәнфәгатьле затның буйсыну тәртибендә югарырак торучы органга яки вазыйфаи затка мөрәҗәгать итүе арбитраж судына гариза бирү өчен мәҗбүри шарт булып тормый.

 

193 статья. Норматив хокукый актны гамәлдә түгел дип тану турында гаризага таләпләр

 

1. Норматив хокукый актны гамәлдә түгел дип тану турында гариза бу Кодексның 125 статьясының 1 өлеше, 2 өлешендәге 1, 2 һәм 10 пунктлары, 3 өлеше күздә тоткан таләпләргә туры килергә тиеш.

Гаризада шулай ук күрсәтелгән булырга тиеш:

1) ризасызлык белдерелә торган норматив хокукый актны кабул иткән дәүләт хакимияте органының, җирле үзидарә органының, башка органның, вазыйфаи затның атамасы;

2) ризасызлык белдерелә торган норматив хокукый актның исеме, номеры, кабул итү көне, бастырып чыгару чыганагы һәм акт турында башка мәгълүматлар;

3) гариза бирүченең, аның фикеренчә, бу ризасызлык белдерелә торган акт яки аның аерым нигезләмәләре белән бозыла торган хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре;

4) зуррак юридик көчкә ия һәм ризасызлык белдерелә торган актның яки аның аерым нигезләмәләренең шуңа туры килү-килмәве тикшерелергә тиешле норматив хокукый актның исеме;

5) гариза бирүченең ризасызлык белдерелә торган актны гамәлдә түгел дип тану турында таләбе;

6) кушып бирелүче документлар исемлеге.

2. Гаризага бу Кодексның 126 статьясының 1 – 5 пунктларында күрсәтелгән документлар, шулай ук ризасызлык белдерелә торган норматив хокукый актның тексты кушымта итеп бирелә.

3. Арбитраж судына гариза бирү ризасызлык белдерелә торган норматив хокукый актның гамәлдә булуын туктатып тормый.

 

197 статья. Норматив булмаган хокукый актларга ризасызлык белдерү турында эшләрне, дәүләт органнарының, җирле үзидарә органнарының, башка органнарның, вазыйфаи затларның карарларын һәм гамәлләрен (гамәл кылмауларын) карау тәртибе

 

1. Эшкуарлык һәм башка төрле икътисади эшчәнлек өлкәсендәге затларның хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылучы норматив булмаган хокукый актларга, дәүләт органнарының, җирле үзидарә органнарының, башка органнарның, вазыйфаи затларның, шул исәптән суд приставлары-башкаручыларының карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) ризасызлык белдерү турында эшләр, дәгъва эшләрен башкаруның бу Кодекс күздә тоткан гомуми кагыйдәләре буенча, бу кисәктә билгеләнгән үзенчәлекләр белән, арбитраж суды тарафыннан карала.

2. Норматив булмаган хокукый актларга, дәүләт органнарының, җирле үзидарә органнарының, башка органнарның, вазыйфаи затларның карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) ризасызлык белдерү турында эшләр буенча эш башкару норматив булмаган хокукый актларны гамәлдә түгел дип тану яки монда күрсәтелгән органнар һәм затларның карарларын һәм гамәлләрен (гамәл кылмауларын) законсыз дип тану турында таләп белән мөрәҗәгать иткән мәнфәгатьле затларның гаризалары нигезендә кузгатыла.

 

198 статья. Норматив булмаган хокукый актны гамәлдә түгел дип, карарларны һәм гамәлләрне (гамәл кылмауны) законсыз дип тану турында гариза белән арбитраж судына мөрәҗәгать итү хокукы

 

 1. Әгәр ризасызлык белдерелә торган норматив булмаган хокукый акт, карарлар һәм гамәлләр (гамәл кылмау) законга яки башка норматив хокукый актка туры килми һәм аларның эшкуарлык һәм башка төрле икътисади эшчәнлек өлкәсендәге хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен  боза, аларга законсыз рәвештә нинди дә булса бурычлар йөкли яки эшкуарлык һәм башка төрле икътисади эшчәнлекне башкару өчен бүтән төрле каршылыклар тудыра, дип уйласалар, гражданнар, оешмалар һәм башка затлар норматив булмаган хокукый актларны гамәлдә түгел дип, дәүләт органнарының, җирле үзидарә органнарының, башка органнарның, вазыйфаи затларның карарларын һәм гамәлләрен (гамәл кылмауларын) законсыз дип тану турында гариза белән арбитраж судына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 2. Әгәр алар ризасызлык белдерелә торган норматив булмаган хокукый акт, карарлар һәм гамәлләр (гамәл кылмау) законга яки башка норматив хокукый актка туры килми һәм гражданнарның, оешмаларның, эшкуарлык һәм башка төрле икътисади эшчәнлек өлкәсендәге башка затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен  боза, үзләренә законсыз рәвештә нинди дә булса бурычлар йөкли яки эшкуарлык һәм башка төрле икътисади эшчәнлекне башкару өчен бүтән төрле каршылыклар тудыра, дип уйласалар, прокурор, шулай ук дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, башка органнар норматив булмаган хокукый актларны гамәлдә түгел дип, дәүләт органнарының, җирле үзидарә органнарының, башка органнарның, вазыйфаи затларның карарларын һәм гамәлләрен (гамәл кылмауларын) законсыз дип тану турында гариза белән арбитраж судына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 3. Норматив булмаган хокукый актларны гамәлдә түгел дип, карарларны һәм гамәлләрне (гамәл кылмауны) законсыз дип тану турында гаризалар, әгәр аларны карау федераль законга тәңгәл рәвештә башка судлар вәкаләтенә кертелмәгән булса, арбитраж судында карала.

4. Әгәр федераль закон башкасын билгеләмәгән булса, арбитраж судына гариза аларның хокуклары һәм ирекләре бозылу турында гражданинга, оешмага мәгълүм булган көннән алып өч ай дәвамында бирелергә мөмкин. Гариза бирүнең мөһим сәбәп белән узып киткән срогы суд тарафыннан кире торгызылырга мөмкин.

 

199 статья. Норматив булмаган хокукый актны гамәлдә түгел дип, карарларны һәм гамәлләрне (гамәл кылмауны) законсыз дип тану турында гаризага таләпләр

 

1. Норматив булмаган хокукый актны гамәлдә түгел дип, карарларны һәм гамәлләрне (гамәл кылмауны) законсыз дип тану турында гариза бу Кодексның 125 статьясының 1 өлеше, 2 өлешендәге 1, 2 һәм 10 пунктлары, 3 өлеше күздә тоткан таләпләргә туры килергә тиеш.

Гаризада шулай ук күрсәтелгән булырга тиеш:

1) ризасызлык белдерелә торган актны, карарны кабул иткән, ризасызлык белдерелә торган гамәлләрне кылган (гамәл кылмаган) органның яки затның атамасы;

2) ризасызлык белдерелә торган актның, карарның исеме, номеры, кабул ителү көне, гамәлләр кылыну вакыты;

3) гариза бирүченең, аның фикеренчә, ризасызлык белдерелә торган акт, карарлар һәм гамәлләр (гамәл кылмау)  белән бозыла торган хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре;

4) гариза бирүче фикеренчә, ризасызлык белдерелә торган акт, карарлар һәм гамәлләр (гамәл кылмау) шуларга туры килми торган законнар һәм башка норматив хокукый актлар;

5) гариза бирүченең норматив булмаган хокукый актны гамәлдә түгел дип, карарларны һәм гамәлләрне (гамәл кылмауны) законсыз дип тану турында таләбе.

Суд приставының-башкаручының карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) ризасызлык белдерү турында гаризада шулай ук, суд приставының-башкаручының шуны үтәүгә бәйле карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) ризасызлык белдерелә торган үтәү документы турында мәгълүматлар да күрсәтелгән булырга тиеш.

2. Гаризага бу Кодексның 126 статьясында күрсәтелгән документлар, шулай ук ризасызлык белдерелә торган актның, карарның тексты кушымта итеп бирелә.

Суд приставының-башкаручының карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) ризасызлык белдерү турында гаризада, моннан тыш, тапшырганлык турында хәбәрнамә яки суд приставы-башкаручысына һәм үтәү эшендәге икенче якка гаризаның күчермәсен һәм кирәкле дәлилләрне җибәргәнлекне раслаучы башка документлар кушып бирелә.

 3. Гариза бирүченең үтенече буенча, арбитраж суды ризасызлык белдерелә торган актның, карарның гамәлдә булуын туктатып торырга мөмкин.

 

 

2001 елның 30 декабре                                                            № 195-ФЗ

 

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ

АДМИНИСТРАТИВ ХОКУК БОЗУЛАР ТУРЫНДА  РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ КОДЕКСЫ

 

30.1 статья. Административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга карата шикаять белдерүгә хокук

 

1. Административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга карата бу Кодексның 25.1-25.5 статьяларында күрсәтелгән затлар шикаять белдерә ала:

1) судья тарафыннан чыгарылганга – югарырак судка;

2) коллегиаль орган тарафыннан чыгарылганга – коллегиаль орган урнашкан район судына;

3) вазыйфаи зат тарафыннан чыгарылганга – югарырак органга, югарырак вазыйфаи затка яисә эш карап тикшерелгән урындагы район судына;

4) Россия Федерациясе субъекты законына нигезләнеп оештырылган башка орган тарафыннан чыгарылганга – эш карап тикшерелгән урындагы район судына.

2. Административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга карата шикаять судка һәм югарырак органга, югарырак вазыйфадагы затка кергән очракта, шикаятьне суд карап тикшерә.

Шикаятьне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча карар чыгарыла.

3. Юридик зат яки юридик затны оештырмыйча гына эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче зат кылган административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга карата шикаять, арбитраж процессуаль законы нигезендә, арбитраж судына бирелә.

4. Административ хокук бозу турында эш кузгатудан баш тарту хакындагы билгеләмәгә карата шикаять бу кисәк билгеләгән кагыйдәләргә туры китереп белдерелә.

 

30.2 статья. Административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга карата шикаять  бирү тәртибе

 

1. Административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга карата шикаять эш буенча карар чыгарган судьяга, органга, вазыйфаи затка бирелә һәм алар шикаять кергән көннән башлап өч тәүлек эчендә аны барлык материаллары белән бергә тиешле судка, югарырак органга, югарырак вазыйфадагы затка җибәрергә тиешләр.

2. Судьяның административ кулга алу яисә административ чыгарып җибәрү рәвешендәге административ җәза билгеләү турындагы карарына карата шикаять, алынган көнне үк, югарырак судка җибәрелергә тиеш.

(25.10.2004, № 126-ФЗ федераль закон редакциясендә)

3. Шикаять аны карап тикшерергә вәкаләтле судка, югарырак органга, югарырак вазыйфадагы затка турыдан-туры бирелергә мөмкин.

4. Административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга карата судка, вазыйфаи затка бирелгән шикаятьне карап тикшерү алар вәкаләтенә кермәгән очракта, шикаять, өч тәүлек эчендә, карап тикшерүгә вәкаләте булган затка җибәрелә.  

5. Административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга карата шикаятькә дәүләт пошлинасы түләтелми.

6. Судьяның эшчәнлекне административ туктатып тору рәвешендәге административ җәза билгеләү турындагы карарына карата шикаять, алынган көнне үк, югарырак судка җибәрелергә тиеш.

(алтынчы өлеш 09.05.2005, № 45-ФЗ федераль закон белән кертелде.)

 

30.3 статья. Административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга карата шикаять белдерү срогы

 

1. Административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга карата шикаять карар күчермәсе кулга бирелгән яки алынган көннән башлап ун тәүлек дәвамында бирелергә мөмкин.

2. Бу статьяның 1 өлеше белән күздә тотылган срок узып киткән очракта, шикаять бирүче затның үтенече буенча, күрсәтелгән срок шикаятьне карап тикшерергә хокуклы судья яки вазыйфаи зат тарафыннан кире торгызылырга мөмкин.

3. Бу Кодексның 5.1-5.25, 5.45-5.52, 5.56 статьялары белән күздә тотылган административ хокук бозулар турындагы эш буенча карарга карата шикаятьләр карарларның күчермәләре кулга бирелгән яки алынган көннән башлап биш көнлек срокта бирелергә мөмкин.

(өченче өлеш 04.07.2003, № 94-ФЗ федераль закон белән кертелде, 21.07.2005, № 93-ФЗ федераль закон редакциясендә.) 

4. Административ хокук бозу турындагы эш буенча карарга карата шикаять белдерү срогын кире торгызу турындагы үтенечне кире кагу хакында билгеләмә чыгарыла.

 

 

2006 елның 2 мае                                                                            № 59-ФЗ
 

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ

 

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ГРАЖДАННАРЫНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕН КАРАУ ТӘРТИБЕ ТУРЫНДА

ФЕДЕРАЛЬ ЗАКОН

 

2 статья. Гражданнарның мөрәҗәгать итүгә хокукы

 

1. Гражданнар дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм вазыйфаи затларга шәхсән мөрәҗәгать итәргә, шулай ук индивидуаль һәм коллектив мөрәҗәгатьләр җибәрергә хокуклы.

2. Гражданнар мөрәҗәгать итүгә хокукларын ирекле рәвештә һәм үз ихтыярлары белән тормышка ашыра. Гражданнарның мөрәҗәгать итүгә үз хокукларын гамәлгә ашыруы башка затларның хокукларын һәм ирекләрен бозарга тиеш түгел.

3. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау түләүсез башкарыла.

 

4 статья. Бу Федераль законда файдаланылучы төп терминнар

 

 Бу Федераль законның максатлары өчен түбәндәге төп терминнар файдаланыла:

1) гражданинның мөрәҗәгате (алга таба – мөрәҗәгать) – дәүләт органына, җирле үзидарә органына һәм вазыйфаи затка җибәрелгән язмача тәкъдим, гариза яки шикаять, шулай ук гражданинның дәүләт органына, җирле үзидарә органына телдән мөрәҗәгать итүе;

2) тәкъдим – гражданинның законнарны һәм башка норматив хокукый актларны, дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген  камилләштерү, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне үстерү, дәүләт һәм җәмгыять эшчәнлегенең социаль-икътисади һәм башка өлкәләрен яхшырту буенча киңәше;

3) гариза – гражданинның аның Конституциядә язылган хокукларын һәм ирекләрен яки башка затларның Конституциядә язылган хокукларын һәм ирекләрен  гамәлгә ашыруда булышлык күрсәтү турында үтенече, яисә законнар һәм башка норматив хокукый актларның бозылуы, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлар эшендәге җитешсезлекләр турында хәбәре, яисә монда күрсәтелгән органнар һәм вазыйфаи затларның эшчәнлеген тәнкыйтьләве;

4) шикаять – гражданинның аның бозылган хокукларын, ирекләрен яки законлы мәнфәгатьләрен, яисә башка затларның хокукларын, ирекләрен яки законлы мәнфәгатьләрен яңадан торгызу яки яклау турында үтенече;

 5) вазыйфаи зат – даими, вакытлыча яки махсус вәкаләт буенча хакимият вәкиле функцияләрен үтәүче яисә дәүләт органында яки җирле үзидарә органында оештыру-әмер бирү, административ-хуҗалык итү функцияләрен башкаручы зат.

 

5 статья. Мөрәҗәгатьне караганда, гражданинның хокуклары

 

Мөрәҗәгатен дәүләт органы, җирле үзидарә органы һәм вазыйфаи зат караганда, гражданин хокуклы:

1) өстәмә документлар һәм материаллар тапшырырга яисә аларны соратып алу турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә;

2) әгәр бу башка затларның хокукларына, ирекләренә һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылмаса һәм әгәр әлеге документлар һәм материалларда дәүләт сереннән яки федераль закон белән сакланылучы башка сердән гыйбарәт мәгълүматлар булмаса, мөрәҗәгатьне карауга кагылышлы документлар һәм материаллар белән танышырга;

 3) бу Федераль законның 11 статьясында күрсәтелгән  очраклардан гайре, мөрәҗәгатендә куелган сорауларга нигезле язмача җавап алырга, язмача мөрәҗәгатенең мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләләрне хәл итү аларның вәкаләтенә керә торган башка дәүләт органы, җирле үзидарә органы һәм вазыйфаи зат адресына җибәрелүе турында хәбәрнамә алырга;

4) мөрәҗәгате буенча кабул ителгән карарга яки, Россия Федерациясе законнарына туры китереп, мөрәҗәгатьне административ һәм (яки) суд тәртибендә карауга бәйле гамәлгә (гамәл кылмауга) карата шикаять белән мөрәҗәгать итәргә;

5) мөрәҗәгатьне карауны туктату турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә.

 

7 статья. Язмача мөрәҗәгатькә таләпләр

 

1. Гражданин үзенең язмача мөрәҗәгатендә, мәҗбүри рәвештә, язмача мөрәҗәгатьне җибәрә торган дәүләт органы атамасын яки җирле үзидарә органы атамасын, яисә тиешле вазыйфаи затның фамилиясен, исемен, атасының исемен, яисә тиешле затның вазыйфасын, шулай ук үзенең фамилиясен, исемен, атасының исемен (соңгысын – булганда), җавап яки мөрәҗәгатьнең башка адреска юллануы турында хәбәрнамә җибәрелергә тиешле почта адресын күрсәтә, тәкъдименең, гаризасының яки шикаятенең асылын бәян итә, шәхси имзасын һәм дата куя.

2. Зарурлык булган очракта, үзенең дәлилләрен раслау өчен, гражданин язмача мөрәҗәгатенә кушып, документлар һәм материаллар яисә аларның күчермәләрен бирә.

3. Дәүләт органына, җирле үзидарә органына яки вазыйфаи затка гомуми файдаланудагы мәгълүмат системалары буенча кергән мөрәҗәгать бу Федераль закон билгеләгән тәртиптә каралырга тиеш.

 

8 статья. Язмача мөрәҗәгатьне җибәрү һәм теркәү

 

1. Гражданин язмача мөрәҗәгатьне мөрәҗәгатьтә куелган сорауларны хәл итү кайсының вәкаләтенә керә – шул дәүләт органына, җирле үзидарә органына яки шул вазыйфаи затка җибәрә.

2. Язмача мөрәҗәгать, мәҗбүри рәвештә, дәүләт органына, җирле үзидарә органына яки вазыйфаи затка кергән моменттан алып өч көн эчендә теркәлергә тиеш.

3. Аларны хәл итү шул дәүләт органының, җирле үзидарә органының яки вазыйфаи затның вәкаләтенә кермәгән мәсьәләләрне эченә алган язмача мөрәҗәгать, теркәлгән көннән алып җиде көн эчендә, мөрәҗәгатьтә куелган сорауларны хәл итү аларның вәкаләтенә керә торган тиешле органга яки тиешле вазыйфаи затка җибәрелә, мөрәҗәгатьне җибәргән гражданинга мөрәҗәгатенең башка адреска юллануы турында хәбәр ителә (бу Федераль законның 11 статьясындагы 4 өлештә күрсәтелгән очрактан гайре).

4. Язмача мөрәҗәгатьтә куелган сорауларны хәл итү берничә дәүләт органының, җирле үзидарә органының яки вазыйфаи затның вәкаләтенә кергән очракта, теркәлгән көннән алып җиде көн эчендә, мөрәҗәгатьнең күчермәсе тиешле дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына яки тиешле вазыйфаи затларга җибәрелә.

 5. Дәүләт органы, җирле үзидарә органы яки вазыйфаи зат, карау өчен язмача мөрәҗәгатьне башка дәүләт органына, җирле үзидарә органына яки бүтән вазыйфаи затка җибәргәндә, зарурлык булган очракта, әлеге органнардан яки вазыйфаи заттан язмача мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре турында документлар һәм материаллар сорап алырга мөмкин.

 6. Карау өчен шикаятьне шуларның карарына, гамәленә (гамәл кылмавына) карата шикаять белдерелә торган дәүләт органына, җирле үзидарә органына яки вазыйфаи затка җибәрү тыела.

7. Бу статьяның 6 өлеше күздә тоткан тыюга тәңгәл рәвештә, мөрәҗәгатьтә куелган сорауларны хәл итү аларның вәкаләтенә керә торган дәүләт органына, җирле үзидарә органына яки вазыйфаи затка шикаятьне карау өчен җибәрү мөмкин булмаган очракта, шикаять, гражданинның тиңдәшле карар яки гамәл (гамәл кылмау) өстеннән судка билгеләнгән тәртиптә шикаять бирү хокукы аңлатылып, аңа кире кайтарыла.

 

9 статья. Мөрәҗәгатьне карауга кабул итүнең мәҗбүрилеге

 

1. Аларның вәкаләтенә тиңдәшле рәвештә, дәүләт органына, җирле үзидарә органына яки вазыйфаи затка кергән мөрәҗәгатьнең каралуы мәҗбүри.

2. Зарурлык булган очракта, мөрәҗәгатьне караучы дәүләт органы, җирле үзидарә органы яки вазыйфаи зат аны урынга барып карап тикшерүне тәэмин итәргә мөмкин.

 

12 статья. Язмача мөрәҗәгатьне карау сроклары

 

1. Аларның вәкаләтенә тиңдәшле рәвештә, дәүләт органына, җирле үзидарә органына яки вазыйфаи затка кергән язмача мөрәҗәгать теркәлгән көннән алып 30 көн эчендә карала.

2. Гадәттән тыш хәлләрдә, шулай ук бу Федераль законның 10 статьясындагы 2 өлеш күздә тоткан рәсми мөрәҗәгать җибәрелгән очракта, дәүләт органының яки җирле үзидарә органының җитәкчесе, вазыйфаи зат яисә шуңа вәкаләт бирелгән зат, мөрәҗәгатьне җибәргән гражданинга аны карау срогының озайтылуы турында хәбәр итеп, мөрәҗәгатьне карау срогын 30дан артмаган көнгә озайтырга хокуклы.

 

13 статья. Гражданнарны шәхсән кабул итү

 

1. Гражданнарны дәүләт органнарында, җирле үзидарә органнарында шәхсән кабул итү аларның җитәкчеләре һәм шуңа вәкаләт бирелгән затлар тарафыннан уздырыла. Гражданнарга кабул итү урыны, шулай ук кабул итү өчен билгеләнгән көннәр һәм сәгатьләр турында мәгълүмат җиткерелә.

2. Шәхсән кабул итү вакытында гражданин үзенең шәхесен таныклаучы документ күрсәтә.

3. Телдән мөрәҗәгатьнең эчтәлеге гражданинны шәхсән кабул итү карточкасына язып куела. Телдән мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар һәм вакыйгалар ачык күренеп торган һәм өстәмә тикшерү таләп итмәгән очракта, гражданинның ризалыгы белән, мөрәҗәгатькә җавап шәхсән кабул итү барышында телдән бирелергә мөмкин, бу хакта гражданинны шәхсән кабул итү карточкасына язып куела. Калган очракларда мөрәҗәгатьтә куелган сорауларның асылы буенча язмача җавап бирелә.

4. Шәхсән кабул итү барышында кабул ителгән язмача мөрәҗәгать теркәлергә һәм бу Федераль закон билгеләгән тәртиптә каралырга тиеш.

5. Мөрәҗәгатьтә аларны хәл итү шул дәүләт органының, җирле үзидарә органының яки вазыйфаи затның вәкаләтенә кермәгән сораулар булган очракта, гражданинга кая һәм нинди тәртиптә мөрәҗәгать итәргә икәнлеге аңлатыла.

6. Әгәр гражданинга мөрәҗәгатьтә куелган сорауларның асылы буенча  элегрәк җавап бирелгән булса, шәхсән кабул итү барышында мөрәҗәгатьне алга таба караудан баш тартылырга мөмкин.

 

 

Соңгы яңарту: 19 октябрь 2018, 9:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования