ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь 2018 ел.
дүшәмбе

Табигать үзе тәрбияләми, аның белән актив бәйләнештә булу гына тәрбияли. Бала әйләнә-тирә мохитне аңларга, аның гүзәллеген тоярга, аның байлыкларын сакларга өйрәнсен өчен, аңа кече яшьтән үк бу хисләрне сеңдерергә кирәк.

2018 елда Республика иҗтимагый экологик кабул итү системасына 10520 хәбәр алынды. Бүгенге көндә мәктәп укучылары экологларның иң актив ярдәмчеләре булып тора. Барлык хәбәрләрнең 53%ы "Мәктәп экопатруле" мобиль кушымтасы аша алардан килде. "Халык контроле" системасы аша экологлар тарафыннан 1330 хәбәр, WhatsApp, Telegram, Eco.signal, "Кайнар линия телефоны" элемтә каналлары аша 1315 хәбәр каралды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 2270 мөрәҗәгать алынды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, төбәк дәрәҗәсендә дәүләт экологик экспертизасын оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтләрне алга таба гамәлгә ашыру максатыннан, төбәк дәрәҗәсендә дәүләт экологик экспертизасын үткәргәндә җәлеп итү өчен штаттан тыш экспертлар реестрын актуальләштерә.


14
декабрь 2018 ел.
җомга

Татарстан Республикасының Лаеш районы территориясен мониторинглаганда Сокуры авылында 340 кв.м. мәйданлы законсыз чүплек урыны ачыкланды. Агач, төзелеш һәм көнкүреш калдыклары бөтен җирдә диярлек чәчелеп ята иде. Экологлар тикшерү актын төзеде һәм чүплекне бетерү буенча чаралар күрү өчен Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетына җибәрде. Хәзерге вакытта әлеге урындагы чүпләр җыештырылган. Территория тиешле санитар-экологик торышка китерелгән.

Әлмәт районында Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ агынты суларны ташлау факты буенча гаепле дип танылды. Татарстан Республикасының Югары суды экологлар карарының законлы булуын раслап, Әлмәт шәһәре суды карарына шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартты.

Экологик белем бирүнең төп принципларының берсе - фактларның фәнни һәм төгәл булу принцибы. Әмма ләкин кечкенә балаларга үсемлекләрнең үрчүе, нефтьнең файдасы һәм зыяны турында, аюның куәте яки күбәләкнең дөньяга килүе турында ничек сөйләргә? Баланың белемгә омтылышын бозмыйча, ничек сөйләргә, ничек кызыксындырырга һәм ымсындырырга, чөнки фикер алышу материалы теге яки бу очракта коры, җитди фәнни фактларга бәйле бит, алар күп очракта балаларга аңлаешсыз.

Экологик рейд барышында Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Түбән Кама районындагы бакчачылык җәмгыятьләренең берсендә контейнерлар мәйданчыгының чүпләнүе ачыкланды. Көнкүреш һәм төзелеш калдыклары, бункерларның тулуы сәбәпле, чүп мәйданчыгыннан читтә урнаштырылган. Чүпләнгән урынның гомуми мәйданы – 20 квадрат метр. Үтәү срогын күрсәтеп, бакчачылык җәмгыятенә әлеге җитшсезлекне бетерү турында күрсәтмә бирелде.


13
декабрь 2018 ел.
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Фәнни-техник советның (ФТС) чираттагы утырышы булды. Министр Александр Шадриков рәислегендә Куйбышев сусаклагычындагы утрауларны инвентарьлаштыру һәм аларның табигать ресурсларын экологик бәяләү буенча комплекслы фәнни-тикшеренү эшләренең йомгаклары тыңланды.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе экологлары Мамадыш районында җир законнарын бозуны ачыклаган. М7 трассасы буенча 945нче чакрымда урнашкан юл буе кафесыннан канализация агынтыларының туры урманга агуы беленгән.

"Бер карлыгач килеп яз булмый" дисәләр дә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә һәркайсыбызның шәхсән мөнәсәбәте экологиягә ярдәм итәргә сәләтле. Барлык бөек гамәлләр кечкенә бер адымнан башлана һәм фәкать шәхси катнашлык һәм үрнәк белән генә без тирә-юньдәге дөньяны саклап кала һәм яхшырта алабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования