ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Алтай краенда агачлар утырттылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, составында республиканың экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев та булган делегация әгъзалары, “Алтай – Евразия йөрәге” истәлек билгесе территориясендә яшь эрбет агачлары утырттылар.

«Мехуборка Юго-Восток» ҖЧҖ әйләнә-тирә мохиткә китерелгән 810 мең сум зыянны кайтарачак. Татарстан Республикасы Югары суды Лениногорк шәһәр суды карарына карата шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартты.

Гомуми суммасы 700 мең сумлык административ штрафлар. «Транснефть-Прикамье» компаниясе табигать саклау өлкәсендә законнар бозган өчен шундый җәза алачак. Бу мәсьәләне чишүдә ноктаны экологлар файдасына Россия Федерациясе Югары суды куйды. Административ эш Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан әле 2014 елда ук кузгатылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International