«Мехуборка Юго-Восток» ҖЧҖ әйләнә-тирә мохиткә китерелгән 810 мең сум зыянны кайтарачак. Татарстан Республикасы Югары суды Лениногорк шәһәр суды карарына карата шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартты.
Лениногорск шәһәре каты көнкүреш калдыклары полигоны янында «Мехуборка Юго-Восток» предприятиесе барлыкка китергән чүплек ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан 2015 елның январенда табылган иде. 810м3 күләмендәге көнкүреш калдыклары белән 832м2 мәйдан чүпләнгән. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә, экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен, «Мехуборка Юго-Восток» компаниясен РФ Административ хокук бозулар кодексынынң 8.2. маддәсе буенча җаваплылыкка тарттылар. Ташлаулар нәтиҗәсендә табигатькә китерелгән зыянны экологлар 810 мең сумга бәяләде. Предприятие зыянны каплаудан баш тартты, шуннан соң Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Лениногорск шәһәр судына шикаять белән мөрәҗәгать итте. Эшне карау нәтиҗәсендә, Суд тарафыннан «Мехуборка Юго-Восток» ҖЧҖнән зыянны кайтарту турына карар кабул ителде. Закон бозучы карар белән килешми һәм ТР Югары Судына кассация шикаяте бирә. Шикаять канәгатьләндерелмәде, китерелгән зыян кайтарылырга тиеш.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте