Өч елга сузылган бәхәс. Россиянең Югары суды «Транснефть-Прикамье» компаниясенең барлык дәгъваларын экологлар файдасына кире какты

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Гомуми суммасы 700 мең сумлык административ штрафлар. «Транснефть-Прикамье» компаниясе табигать саклау өлкәсендә законнар бозган өчен шундый җәза алачак. Бу мәсьәләне чишүдә ноктаны экологлар файдасына Россия Федерациясе Югары суды куйды. Административ эш Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан әле 2014 елда ук кузгатылган иде. Ул вакытта экологлар, Бөгелмә районы буенча рейд барышында «Транснефть-Прикамье» компаниясенең «Орленок» ял базасы территориясендә гражданнарның Карабаш сусаклагычы янына үтү мөмкинлеген чикли торган ял йортлары барлыгын теркәде. Әлеге факт буенча Көньяк-Көнчыгыш идарә инспекторлары РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.12.1.маддәсе (Гомуми кулланылыштагы су объекты янына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле үтүен тәэмин итүче шартны үтәмәү) һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.45. маддәсе (Су саклау зоналары чикләрендә урнашкан хуҗалык һәм бүтән төр объектларны су объектларын пычранудан, чүпләнүдән, ләмләнүдән һәм сулар бетүдән саклауны тәэмин итә торган корылмалар белән җиһазлау таләпләрен үтәмәү) буенча административ беркетмәләр төзеде. Бу закон бозулар өчен «Транснефть-Прикамье»га гомуми суммасы 700 мең сум булган административ штраф билгеләнгән иде. Экологлар карары белән килешмичә, оешма Бөгелмә шәһәр судында һәм Татарстан Республикасы Югары судында шикаять белдерә. Судлар Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары карарын яклый. Моннан соң, закон бозучылар инициативасы буенча, сорау Татарстан Республикасы Югары судында һәм Россия Федерациясе Югары судында карала. Барлык суд утырышлары йомгаклары буенча «Транснефть-Прикамье» компаниясе гаепле дип табылды һәм җаваплылык тотачак.

 


ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International