Татарстан Республикасында суд табигатьне саклау прокуроры таләбе белән җир кишәрлекләре милекчеләренә Куйбышев сусаклагычының яр буе полосасында урнаштырылган киртәләрне алуны йөкләде

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы суларны саклау турында закон үтәлешенә тикшерү үткәрде.

Республиканың Яшел Үзән районы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләре милекчеләренең, үзбелдеклеләнеп, янәшәдәге җир кишәрлекләренә киртәләр урнаштыруы һәм шуның нәтиҗәсендә гражданнарның су объектларына  килүләрен чикләве билгеләнде.

Табигатьне саклау прокуроры, закон бозуны юкка чыгару максатыннан, милекчеләргә, законсыз корылган киртәләрен алу юлы белән, гомуми файдаланудагы су объектының яр буе полосасын бушату бурычын йөкләү турында судка дәгъва белән мөрәҗәгать итте.

Яшел Үзән шәһәр суды карарлары белән прокурор таләпләре тулы күләмендә канәгатьләндерелде.

Закон бозуларны юкка чыгару прокуратора контрольлегендә тотыла.

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 24 гыйнвары, 09:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International