Татарстан Республикасында Идел төбәкара табигать саклау прокуратурасының тикшерү материаллары буенча җир кишәрлеген агынты сулар белән пычраткан өчен җинаять эше кузгатылды

Казан районара табигать саклау прокуратурасы Казан шәһәренең "Су каналы" МУП чистарту корылмаларын эксплуатацияләү вакытында табигать саклау законнары үтәлешен тикшергән.

Тикшерү барышында ачыкланганча, предприятие сусызландыру цехы янында, арендага алынган җир кишәрлегендә законсыз рәвештә 1,5 гектардан артык мәйданда агынты сулар агызган. Туфракны тикшерү нефть продуктлары (6 тапкыр), хлоридлар (90 тапкыр) һәм башкалар буенча рөхсәт ителгән пычраткыч матдәләр концентрацияләренең шактый артуын күрсәткән.

Атмосфера һавасына чыгарылган матдәләрнең дә рөхсәт ителгән нормативлардан артык булуы ачыкланган.

Әйләнә-тирә мохиткә килгән зыян 80 млн. сумнан артык тәшкил итә.

Прокурор карары нигезендә, оешма һәм вазыйфаи зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 ст. (предприятиеләрне, корылмаларны яки бүтән объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү) һәм 8.21 ст. 2 өлеше буенча (атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгаруга махсус рөхсәт шартларын бозу яки аңа зарарлы физик йогынты) административ җаваплылыкка тартылган һәм аңа карата штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

Закон бозуны бетерү максатыннан, предприятие җитәкчесенә күрсәтмә бирелгән, аны карау нәтиҗәләре буенча, предприятие закон бозуларны бетерүгә юнәлтелгән чаралар күрә.

Табигать саклау прокуратурасының тикшерү материаллары буенча тикшерү органы РФ Җинаять кодексының 247 ст. 2 өлеше буенча  (экологик куркыныч матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу) җинаять эше кузгатты.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International