Татарстан Республикасында Казанның районара табигатьне саклау прокуроры дәгъвасы йогынтысында предприятие кирәкле экологик документацияне рәсмиләштерде

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы атмосфера һавасын саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

«Восточный» каты коммуналь калдыклар полигонын эксплуатацияләү вакытында, «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарә компаниясе» ҖЧҖ атмосфера һавасына рөхсәт бирү турындагы документлардан башка пычраткыч матдәләр чыгаруы ачыкланган.

Табигатьне саклау прокуроры карары буенча Табигатьтән файдалану күзәтчелеге өлкәсе буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе карары буенча, предприятие һәм вазыйфаи зат Административ хокук бозулар туранда РФ кодексының 8.21 статьясындагы1 өлеше буенча 220 мең сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган.

Закон бозуларны бетерү максатыннан оешма җитәкчесенә күрсәтмә бирелгән. Закон бозуларның бетерелмәвенә бәйле рәвештә, табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән.

Суд карары белән прокуратура таләпләре тулысынча канәгатьләндерелгән.

Оешмага атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруның рөхсәт ителгән чик нормативлар проектын эшләү һәм атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) матдәләр чыгаруга махсус рөхсәт алу бурычы йөкләнгән.

Закон бозу очраклары бетерелгән.

Соңгы яңарту: 2022 елның 21 марты, 22:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International