Коррупциягә каршы законнар үтәлешен тикшереп тору көчәйтелде

"Коррупциягә каршы законнар үтәлешен тикшереп торуны көчәйтү максатларында Россия Федерациясе Президентының кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 19 сентябрендәге 431 санлы РФ Президенты Указы үз көченә керде. 

РФ Президенты Указы белән, коррупциягә каршы көрәш максатларында тикшерүләрне гамәлгә ашырганда, кредит оешмаларына, Россия Федерациясе салым органнарына һәм күчемсез милеккә һәм аның белән килешүләргә дәүләт теркәвен гамәлгә ашыручы органнарга запрослар юллау вәкаләтләре бирелгән вазыйфаи затлар исемлеге киңәйтелде. 

Исемлеккә аның 3 пунктында күрсәтелгән вазыйфаи затлар тарафыннан махсус вәкаләт бирелгән федераль дәүләт органнарының территориаль органнары җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектлары прокурорлары, аларга тиңләштерелгән махсуслаштырылган прокуратура прокурорлары, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Россия Федерациясе субъектлары буенча төп тикшерү идарәләре һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының аларга тиңләштерелгән махсуслаштырылган тикшерү идарәләре һәм тикшерү бүлекләре җитәкчеләре кертелгән.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International