Мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе

назад
Идарә үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:
 
  1. Хисаплылык, статистика исәбе, дәүләт экологик тикшерүендә тоту материалларын исәпкә алып, әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын тикшерүдә тоту системалары эшчәнлеге, аларның махсус вәкаләтле башка органнарның тикшерүдә тоту системалары белән үзара бәйләнештә булуы һәм табигатьтән файдаланучыларның экология иминлеген тәэмин итү эшчәнлеге турында мәгълүмат җыюны, гомумиләштерүне, анализлауны оештыра һәм гамәлгә ашыра;
 
  1. Табигать ресурсларын өйрәнү, алардан файдалану, аларны торгызу һәм саклау, әйләнә-тирә табигать мохитен саклау, экология иминлеген тәэмин итү өлкәсендә идарә итү карарларын кабул итү өчен аналитик мәгълүмат әзерләүне оештыра һәм гамәлгә ашыра;
 
  1. Табигать ресурсларын өйрәнү, алардан файдалану, аларны торгызу һәм саклау, әйләнә-тирә табигать мохитен саклау, экология иминлеген тәэмин итү өлкәсендә башкарыла торган чараларның экологик-икътисадый нәтиҗәлелеген анализлауны гамәлгә ашыра;
 
  1. Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохитнең торышы турында ышанычлы мәгълүмат әзерләүне оештыра һәм гамәлгә ашыра, Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнарын, җирле үзидарә органнарын, җәмәгать оешмаларын, халыкны әлеге мәгълүмат белән тәэмин итә;
 
  1. Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау, экология иминлеген тәэмин итү, табигатьтән рациональ файдалану өлкәсендә дәүләт экология сәясәтенең төп юнәлешләре буенча тәкъдимнәр әзерли;
 
 
  1. Татарстан Республикасы территориясендә табигатьне саклау эшчәнлеге, шул исәптән министрлык бүлекчәләре һәм гомумән министрлык эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү критериеләрен эшләүне һәм кертүне, экология иминлеге таләпләренә туры килү-килмәүне бәяләү системаларын үстерүне оештыра һәм гамәлгә ашыра;
 
  1. Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясау төрләренең һәм объектларының, табигатьтән файдалану төрләренең мәгълүмат-анализ базасын булдыра, оештыра һәм алып баруны гамәлгә ашыра;
 
  1. Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы мәгълүматны эшкәртә, анализлый, һәм әйләнә-тирә мохит һәм табигать ресурслары белән идарә итү өлкәсендә карарлар әзерләү процессы өчен, шул исәптән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының идарә итү карарларын кабул итүгә булышлык күрсәтү буенча “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” мәгълүмат-аналитик системасы өчен дәүләт мәгълүмат ресурслары фондыннан мәгълүмат бирә;
 
  1. Үз компетенциясе чикләрендә теләсә кайсы оештыру-хокук рәвешендәге оешмалар эшчәнлеген, шул исәптән түбәндәге өлкәдә эшчәнлеген яраштыруны һәм тикшерүдә тотуны оештыра һәм гамәлгә ашыра:
 
  • әйләнә-тирә мохитне саклау,
 
  • мәгълүмат экология системасын оештыру һәм үстерү,
 
  • җитештерүләргә һәм технологик процессларга ирекле экологик сертификатлау кертү,
 
  • экология мониторингы системасын үстерү,
 
  • ресурслар саклау технологияләрен һәм экологик чиста технологияләрне эшләү һәм кертү,
 
  • экология иминлеген тәэмин итү,
 
 
  • экологик белем бирү системасын үстерү,
 
 
  • экологик агарту эшләрен гамәлгә ашыру,
 
 
  • әйләнә-тирә мохитне саклау буенча экология программаларын һәм кайбер чараларны тормышка ашыру;
 
  1. “Әйләнә-тирә мохитнең торышы һәм табигатьтән файдалану турында” дәүләт докладын әзерләгәндә эшләрне яраштыруны, материаллар әзерләүне, гомумиләштерүне һәм анализлауны гамәлгә ашыра;
 
  1. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм аннан файдалану өлкәсендә закон проектларын, норматив хокук актлары проектларын карауны, закон проектларын һәм законлы норматив хокук актларын, инструктив-методик документларны эшләүне оештыра һәм гамәлгә ашыра;
  2. Документларның методологик яктан бердәмлеген, аларны килештерүне, раслауны, дәүләт теркәвенә алуны һәм бастырып чыгаруны, шул исәптән аларның “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каралары һәм боерыклары, республика башкарма хакимият органнарының норматив актлары җыентыгы”нда басылып чыгуын тәэмин итә;
 
  1. Расланган документларны “Гарант”, “Консультант+” мәгълүмат системаларына урнаштыруны оештыра;
 
  1. Министрлык хезмәткәрләрен һөнәри әзерләүне, аларны яңадан әзерләүне, квалификацияне күтәрүне һәм стажировка үтүне, Министрлык белгечләрен һөнәри әзерләү торышына анализ ясауны, Министрлык белгечләрен һөнәри әзерләүне камилләштерү өчен уку-укыту тематикаларының, формаларының өстенлекле юнәлешләрен билгеләүне оештыра;
 
  1. Министрлык коллегиясе эшен оештыру-техник тәэмин итүне гамәлгә ашыра, шул исәптән Министрлык коллегиясенең көн тәртипләрен формалаштыра, Коллегияне алып бару тәртибен эшли, Коллегиядә катнашучылар исемлеген төзи, мәгълүматлар (хисаплар) җыюны һәм гомумиләштерүне, материаллар, Коллегия карарлары проектларын әзерләүне гамәлгә ашыра;
 
  1. Гамәлдәге методик җыентыкларны анализлауны һәм Министрлыкның тематик җыентыкларын формалаштыру буенча өстенлекле тематикаларны билгеләүне гамәлгә ашыра;
 
  1. Республика экология лагерьлары эшен оештыра, аларның эшчәнлеген тикшерүдә тотуны һәм аларга анализ ясауны гамәлгә ашыра;
 
  1. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә, шул исәптән җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә методик җитәкчелек итүне гамәлгә ашыра;
 
  1. Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый сәясәте юнәлешләрен тормышка ашыру максатларында Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасының сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе, башка эшкуарлык берләшмәләре, җәмәгать оешмалары һәм коммерциясез оешмалар белән хезмәттәшлек итүне гамәлгә ашыра;
 
  1. Идарә түбәндәге эшләрне башкаруда катнаша:
 
  • Россия Федерациясен экологик үстерү өлкәсендә федераль сәясәтне һәм тиешле программаларны әзерләүдә;
 
  • Россия Федерациясен экологик үстерү өлкәсендәге федераль сәясәтне Татарстан Республикасы территориясендә тормышка ашыруда;
 
  • әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә федераль дәрәҗәдә билгеләнгән һәм алардан түбән булмаган тиешле таләпләре, нормалары һәм кагыйдәләре булган нормативларны, дәүләт стандартларын һәм башка норматив документларны әзерләүдә һәм раслауда;
 
  • әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә максатчан программаларны эшләүдә, раслауда һәм тормышка ашыруда;
 
  • әйләнә-тирә мохит буенча дәүләт мониторингын (дәүләт экологик мониторингын) оештыруда һәм билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашыруда, Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохитнең торышын күзәтү буенча территориаль системаларны оештыруда һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итүдә;
 
  • хуҗалык һ.б. эшчәнлегенең әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясавына икътисадый бәя бирүдә;
 
  • төбәк әһәмиятендәге махсус сакланыла торган табигать территорияләрен оештыруда һәм әлеге территорияләрне саклау һәм алардан файдалану өлкәсендә идарә итүдә һәм тикшерүдә тотуда;
 
  • Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясау объектларын һәм чыганакларын оештыруда һәм аларның исәбен алып баруда;
 
  • экология паспортларын төзүне гамәлгә ашыруда;
 
  • әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Министрлык вәкәләтләре чикләрендә башка мәсьәләләрне хәл итүдә.

 

Вәлиуллин Дамир Фәргать улы
Мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе
Вәлиуллин Дамир Фәргать улы
Телефон:
267-68-50
Email:
Артемьева Ольга Владимировна
Телефон:
(843) 267-68-11
Email:
Экологик мәгърифәт һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге
Сәгъдиева Ландыш Марат кызы
Бүлек башлыгы
Телефон:
267-68-00
Email:
Мәгълүмат системалары hәм мәгълүмати-техник тәэминат бүлеге
Веселова Елена Владимировна
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
267-68-59
Email:
Экологик иминлек тәэмин итү өлкәсендә проектларны пропагандалау бүлеге
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International