Үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашыра:
Татарстан Республикасының җир ресурслары белән идарә итүдә катнаша;
җир ресурсларын саклау һәм файдалану өлкәсендә Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары проектларын үз вәкаләтләре чикләрендә эшләп чыгара һәм эшләп чыгаруда катнаша;
билгеләнгән тәртиптә җирләрдән файдалану һәм саклау буенча республика максатчан программаларын эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнаша, шулай ук җирләрдән файдалану һәм саклау буенча муниципаль программалар эшләүдә ярдәм күрсәтә.