Һәвәскәри балыкчылык турында федераль закон кабул ителде

Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 2018 елның 25 декабрендә “Һәвәскәри балыкчылык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль законга (алга таба – Закон) кул куелды.

Закон, һәвәскәри һәм спорт балыкчылыгын оештыруга нигез булып торучы балык тоту кишәрлекләрен тапшыру турында шартнамәләргә кагылышлы күчеш нигезләмәләрен билгели торган, 2019 елның 1 гыйнварыннан законлы көченә керүче 16 статьясының 8 пункттыннан тыш, 2020 елның 1 гыйнварында үз көченә керәчәк. Законда һәвәскәри балык тоту өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу үзенчәлекләре билгеләнә, шул исәптән һәвәскәри балыкчылык төшенчәсе аныклана, ул шәхси ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен, шулай ук рәсми физик культура һәм спорт чараларын уздыру максатларында гамәлгә ашырыла.

Законда һәвәскәри балыкчылык рөхсәт ителә яки тыела торган, шул исәптән аквакультураны гамәлгә ашыру өчен тапшырылган су объектлары билгеләнә. Законның 7 статьясында һәвәскәри балыкчылыкка чикләүләр билгеләнә, судагы биоресурсларны тапканда (тотканда) кулланырга ярый торган һәм рөхсәт ителми торган кораллар билгеләнә. Судагы биоресурсларны алуга (тотуга) тәүлеклек норма дигән закон төшенчәсе кертелә.

Вәкаләтле федераль органнарга судагы биоресурсларны табу (тоту) өчен ятьмә коралларын исәпкә алу вазыйфасын йөкләүче, шулай ук балык хуҗалыгы билгеләнешендәге су объектларында, Россия Федерациясенең Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыш районнарында урнашкан су ресурсларыннан тыш, су биоресурсларын табу (тоту) буенча ятьмә коралларын файдаланып, һәвәскәри балык тотуга чикләмә билгели торган норма кертелә.

Судан биологик ресурслар алуга (тотуга) бәйле рәсми физик культура һәм спорт чараларын уздыру үзенчәлекләре, шулай ук балык тоту кагыйдәләрен куллану үзенчәлекләре билгеләнә, әлеге өлкәдә җәмәгать контролен һәм федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру Законның 10 статьясында җайга салына.

Һәвәскәри балыкчылык өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуга кертелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә “Балыкчылык һәм судагы биологик ресурсларны саклау турында” федераль законга һәм Россия Федерациясе Су кодексына корреспонденцияләүче үзгәрешләр кертелә. Федераль законның ахыргы нигезләмәләрендә һәвәскәри һәм спорт  балыкчылыгын оештыру буенча балык тоту кишәрлеген бирү турында шартнамәләренең һәм (яки) һәвәскәри балыкчылык оештыру өчен балыкчылык кишәрлегеннән файдалану шартнамәләренең 2020 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булуы күрсәтелә.

Соңгы яңарту: 2019 елның 21 гыйнвары, 11:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International