Казан районара табигать саклау прокуратурасы 2016 елның 3 октябреннән "Җир асты байлыклары турында" Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр үз көченә керде дип аңлата

"Җир асты байлыклары турында" Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертү турында" 2016 елның 3 июлендәге 279 санлы Федераль закон нигезендә, 3 статьяга җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен җайга салу өлкәсендә федераль дәүләт хакимият органнарының файдалы казылмаларны иярчен файдалы казылмаларга кертү вәкаләте өстәлгән. 

"Җир асты байлыклары турында" Россия Федерациясе Законының 9 статьясына иярчен файдалы казылмаларны чыгаруны гамәлгә ашыра алган җир асты байлыкларыннан файдаланучыларны билгеләүче һәм мондый чыгаруның килешетерелгән дәрәҗәсен билгеләү зарурлыгын күздә тоткан өстәмәләр кертелгән.

Аерым алганда, закон шуны билгели: җир асты байлыкларыннан файдаланучылар - үзләренә бирелгән җир асты байлыклары кишәрлеге чикләрендә файдалы казылмаларны геологик өйрәнү, разведка үткәрү һәм чыгаруга берләштерелгән лицензия буенча файдалы казылмаларны геологик өйрәнү, разведка үткәрү һәм чыгаруны гамәлгә ашыручы, РФ законнары нигезендә төзелгән, устав капиталында РФ, РФ субъекты өлеше 50%тан арткан һәм (яки) аларга карата РФнең, РФ субъектының турыдан-туры яки читләтеп юридик затларның устав капиталын тәшкил иткән тавыш бирү акцияләренә (өлешләренә) туры килүче тавышларның гомуми күләменең 50%тан артыгы белән идарә итү хокукы булган юридик затлар, мондый юридик затларның бүлендек җәмгыятьләре, дәүләт экспертизасы бәяләмәсен алганнан соң һәм лицензиягә тиешле үзгәрешләр керткәннән соң, лицензияләрдә күрсәтелмәгән иярчен файдалы казылмаларны (иярчен су, углеводород чималы һәм гомумтаралган файдалы казылмалардан тыш) чыгара ала.

Шул ук вакытта, "Җир асты байлыклары турында" Законының 22 ст.на кертелгән үзгәрешләр нигезендә, җир асты байлыкларыннан файдаланучылар җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә күрсәтелмәгән иярчен файдалы казылмаларны ачыкласа, алар (җирле билгеләнештәге җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдаланучылардан тыш) җир асты байлыкларының дәүләт фонды белән идарә итүче федераль органга яки аның территориаль органына лицензиягә тиешле үзгәрешләр кертү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 10:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International