Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре өчен “Медицина десанты” акциясе үткәрелде, аны Татарстан Саулык саклау министрлыгы оештырган иде. Врач-терапевтлар һәм башка медицина хезмәткәрләре артерия басымын үлчәде, сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр бирде. Шулай ук артерия басымы күтәрелүнең сәбәпләре турында фильм күрсәтелде, сәламәтлекне даими контрольдә тоту өчен “үз-үзеңә контроль көндәлекләре” өләшенде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
Бүген Казан шәһәренең Җиңү паркында “Мәктәп эко-патруле” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. 2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 1 маена кадәр анда Татарстан гомуми белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнашкан иде. Конкурсны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрде. Белем бирү оешмаларында укучылар махсус төзелгән мобиль кулланма ярдәмендә рөхсәтсез калдык ташлау урыннарын теркәп, Экология министрлыгына хәбәр иттеләр, инспекторлар исә аларны бетерү чараларын күрде. Рөхсәтсез калдык ташлау урыннары турында барлыгы 1166 хәбәр җибәрелде.
Бүләкләү тантанасын Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров ачып җибәрде. Аның әйтүенчә, Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов башлангыч биргән бу конкурста мәктәп укучылары бик актив катнашкан. Конкурс барышында һәр укучы, класс, мәктәп, муниципаль район һәм шәһәр округы буенча статистика алып барылган. Укучылардан кергән хәбәрләр “Халык контроле” дәүләти системасы аша кергәннәрдән күпкә артык булган. Яшь буын әйләнә-тирәлекне саклауда бик теләп катнаша. Экология министры яшь буынга экологик тәрбия бирүче осталарга аерым рәхмәт белдерде. Бүгенге көндә республиканың күп кенә мәктәпләрендә экология дәресләре һәм өстәмә шөгыльләр даими үткәрелә. Артем Сидоровның әйтүенчә, “Мәктәп эко-патруле” конкурсында катнашу – бозуларны күрү генә түгел, хәлне төзәтергә омтылу да, әйләнә-тирәлекне саклауда катнашу да булып тора. Ул Татарстан Хөкүмәте, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы исеменнән “Мәктәп эко-патруле” конкурсында катнашучыларга һәм җиңүчеләргә рәхмәт белдерде, укуларында уңышлар, ныклы сәламәтлек, яңа җиңүләр теләде.
2015 елның 23 маенда, Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, Казанның Үзәк стадионының футбол – җиңел атлетика манежында җиңел атлетика ярышлары булып узды. Анда барлыгы 27 команда катнашты, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы 9нчы урынны алды. Экология министрлыгы тулай командалар хисабында 6нчы урында.
2015 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтә Казанның Җиңү паркында (Бондаренко урамы һәм Хөсәен Ямашев проспекты чатында) “Мәктәп эко-патруле” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелә. 2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 1 маена кадәр анда Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Конкурсны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган иде. Гомуми белем бирү оешмаларында укучылар махсус төзелгән мобиль кулланма ярдәмендә рөхсәтсез калдык ташлау урыннарын теркәп, Экология министрлыгына хәбәрләр җибәрде, шулар буенча инспекторлар тиешле чаралар күрде. Конкурста республиканың барлык муниципаль районнарындагы һәм шәһәр округларындагы 200 гомуми белем бирү оешмасыннан 1000ләп укучы катнашты. Рөхсәтсез калдык ташлау урыннары турында барлыгы 1281 хәбәр җибәрелде. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнде:
– “Иң актив укучы”;
– “Иң актив класс”;
– “Иң актив мәктәп”.
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.
“Мәктәп эко-патруле” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү чарасында шулай ук уеннар, конкурслар, викториналар, фәнни шоу, әйберләр ясау буенча мастер-класслар да үткәреләчәк. Анда һәр теләгән кеше катнаша ала.
Тәтеш муниципаль районында, “Әкият” балалар бакчасы базасында, Мәктәпкәчә яшьтәгеләрне экологик тәрбияләү буенча ресурслар үзәге һәм “Эко-мәктәп / Яшел флаг” халыкара программасы кысаларында “Мәктәпкәчә тәрбия оешмаларының мәктәпкәчә белем бирүне стандартлаштыру шартларындагы социаль партнерлыгы” дигән темага зона семинары үткәрелде, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре дә катнашты.
Чараның максаты – мәктәпкәчә яшьтәгеләрне экологик тәрбияләү буенча эш тәҗрибәсен йомгаклау һәм тарату, Татарстан балалар бакчаларын “Эко-мәктәп / Яшел флаг” халыкара программасы буенча хезмәттәшлеккә җәлеп итү.