Министрлыкның Көньяк-көнчыгыш территориаль округының 2015 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсендә министр урынбасары – Татарстанның баш табигать саклау дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров катнашында “2015 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар билгеләү турында” киңәшмә булып узды. Дәүләти экологик күзәтчелек функцияләрен үтәү кысаларында Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе 2015 елда 663 тикшерү үткәргән. Чаралар вакытында 959 бозу ачыкланган, 844е бетерелгән. Ачыкланган административ хокук бозулар буенча 940 беркетмә төзелгән. Тулаем 13138 мең сумлык штраф салынган, 11131.5 мең сумы түләтелгән. 2015 ел эчендә судларда 160 утырыш үткәрелгән, бу 2014 елгыдан 35 утырышка артык. Шулардан 152 утырыш Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы файдасына булган, бу 2014 елгыдан 40 утырышка, 95%ка артык. “Мәктәп экопатруле” системасы аркылы Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе адресына 127 хәбәр кергән, 20се кире кагылган, 107се каралган.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Фаяз Шакиров Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәнең 2015 елгы эшчәнлеген югары бәяләде һәм каты көнкүреш калдыкларын җыю, ташу, сортлау, утильләштерү системасына контрольне һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләүләрне җыюны көчәйтү бурычын куйды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International