ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2018 елның 15 – 21 сентярендә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә Файдалы казылмаларны баету буенча XXIX Халыкара конгресс IMPC 2018 узачак. Чара Россия фәннәр академиясе, РФАның Җир асты байлыкларын комплекслы үзләштерү проблемалары институты һәм «МИСиС» Илкүләм технологик тикшеренү институты тарафыннан оештырыла.

Татарстанның 18 - 27 яшьлек яшьләре Россиядә Экология елына багышланган “Яшьләр планетаның киләчәге өчен җаваплы” дигән Бөтенроссия кыска метражлы фильмнар конкурсында катнаша ала. Оештыручысы булып Perkon Productions, Россия Федерациясе Мәдәнит министрлыгы һәм Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән «Синергия» университеты тора.

2нче октябрьдән Бөтенроссия яшь әйләнә-тирә мохитне өйрәнүчеләр конкурсының шәһәр этабында катнашуга заявкалар кабул итү башлана. Конкурс Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге тарафыннан экологик профильле оешмалар белән берлектә үткәрелә. Казан белем бирү учреждениеләренең 12дән 18гә кадәр яшьтәге укучылары катнаша ала.

“Минем кече ватаным: табигать, мәдәният, этнос” Бөтенроссия конкурсының шәһәр этабында катнашуга заявкалар кабул ителә башлады.

Конкурсның оештыручылары булып экологик профильле оешмалар белән берлектә Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге тора. Казан белем бирү оешмаларының үзләренең кече ватанының табигый һәм мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау белән кызыксынучы 12дән 18гә кадәр яшьтәге укучылары катнаша ала.

“Яшьләр өчен нәтиҗәле экологик-мәгърифәти китапханә тәҗрибәләре” Бөтенроссия интернет-конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә, аның оештыручысы булып В.М. Кубанев ис. Воронеж өлкә яшүсмерләр китапханәсе тора. Россия Федерациясе регионнарында һәм муниципаль берәмлекләрендә яшьләр белән эшли торган китапханәләр катнаша ала.

Катнашу өчен, 30 ноябрьгә кадәр эшне электрон презентация рәвешендә конкурсны оештыручының электрон адресына җибәрергә кирәк: nmo_voub@mail.ru. Катнашучылар китапханәләрдә яшьләр өчен кулланыла торган инновацион экологик-мәгърифәти тәҗрибәләрне тасвирларга тиеш.

“Россиянең экологик урыннары” дигән фоторәсемнәр конкурсында катнашуга заявкалар кабул итү башланды. Анда 7дән 99га кадәр яшьтәге теләгән һәркем катнаша ала.

Конкурс ике номинация буенча уза: “Россиянең экологик урыннары” һәм “Ярдәм таләп ителә!” Катнашу өчен, фотографияне 2017 елның 1 ноябренә кадәр конкурс сайтына урнаштырырга кирәк: http://www.эко2017.рф.


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 12-14 декабрендә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съезды булачак. Тиешле боерыкка Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской кул куйды.

Экология елы кысаларына “Туган як табигате” дигән Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсы игълан ителде, ул балаларда экологик темаларга кызыксыну уятуга һәм россиялеләрнең игътибарын туган җирнең экологик хәленә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Конкурс өч яшь категориясе вәкилләре арасында үткәрелә:

7 октябрьдә Татарстанда “Мәктәп экопатруле” III республика конкурсына йомгак ясаячаклар. Быелгы катнашучылар арасында 1000нән артык балл җыючылар бар. Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чирмешән, Спас һәм Ютазы районнары укучылары аеруча зур активлык күрсәтте.

Ютазы районы предприятиеләреннән берсенең баш инженерына чит илгә чыгу тыелды. Моның сәбәбе булып 20 мең сум күләмендә түләнмәгән бурыч тора. Вазыйфаи затка штраф төрендәге административ җәзаны, файдалы каты казылмалар чыгарганда җир астыннан файдалану шартларын үтәү турында мәгълүматларны (2-ЛС формасы) үз вакытында тапшырмаган өчен, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары билгеләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International