Чаллыда эшкәртелгән ток чыганакларын җыю буенча республика акциясе тәмамланды. Акциядә барлыгы 52 мәгариф оешмасы һәм 73 мәктәпкәчә учреждение катнашты. Акциянең бөтен чорында рекордлы санда батарея җыелган – 10 190 килограмм!
24 ноябрьгә кадәр 9:00 дән 15:00гә кадәр Югары Осланда тузган резин кабул ителә, ул яңа покрышкалар яки резин валчыкларыннан эшләнмәләр ясау өчен эшкәртүгә тапшырылачак.