Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен ТР Рәисе премиясенә гаризалар кабул ителә башлады. Бу Россиядә коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр өчен булдырылган беренче премия. Ул Татарстанда 2015 елдан бирле үткәрелә.
Бүләкне алуга Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциягә карамаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары каршындагы иҗтимагый советлар, шулай ук ТРның тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән оешмалар дәгъва итә ала.