Кече Буа авыл җирлеге территориясендә Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе белгечләре Буа урманчылыгы, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре, «Буа газы» хезмәткәрләре, ТР Аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте һәм волонтерлар белән берлектә «Агач утырт» экологик акциясен үткәрделәр. Катнашучылар 9 мең ылыслы агач утырттылар.