Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре белән берлектә, «Балык - булсын!» акциясе кысаларында Буа районының Адав-Толымбай авылы янындагы исемсез күлдә аэрация үткәрделәр. Мондый профилактик чараларны вакытында үткәрү суда өстәмә кислородка баета һәм балык запасларын сулыкларда сакларга мөмкинлек бирә.