Чүп-чар бармы – эшкәртүгә алып кил! Икенчел чималны кабул итү буенча экологик акция Казандагы гипермаркетлар челтәрендә башланып киткән. Республика башкаласында яшәүчеләргә макулатура, гофрокатыргы, полиэтилен һәм пластик калдыкларын тапшыру тәкъдим ителә.