Бүген структур һәм территориаль бүлекчәләр җитәкчеләре белән традицион атналык киңәшмәдә экология министры Азат Җиһаншин ведомствоның күркәм традициясен дәвам итте – яңа хезмәткәрләргә шәхсән хезмәт таныклыклары һәм күкрәк билгеләре тапшырды.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бинасында ТР Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы очрашуы узды. Чарада ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, «ТАТАГРОХИМ» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин һәм ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша катнашты.