“Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте 1 – 7 апрель көннәрендә файдалы гадәтләр марафонын үтәргә чакыра. Анда катнашучыларга бер атна дәвамында биремнәр үтәү һәм үзләренең йортында ЭКОмәдәниятне үстерү белән шөгыльләнү, экология мәсьәләләре буенча экспертлар белән элемтәгә чыгу, шулай ук экологик гадәтләрне тормыш-көнкүрешкә кертү тәкъдим ителә.