Буаның «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасында «Нәни тикшерүчеләрнең беренче адымнары» зона экологик фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Тәтеш, Апас, Актаныш һәм Буа районнарыннан балалар катнашты.
Табигать өчен – тагын бер изге эш! Буа шәһәре “Мәктәптән тыш эшләр үзәге”ндә “Кышын кошкайларны ашатыгыз!” дигән темага экология акциясе үткәрелгән. “Иҗади үсеш студиясе” һәм “Сәхнә осталыгы” студияләренә йөрүче сабыйлар мавыктыргыч чарада бик зур канәгатьлек хисе белән катнашкан.