ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Мәскәүдә табигатьне ихтыяри саклау эшчәнлегенә йомгак ясалган. Экологик белем бирү буенча VI Бөтенроссия конференциясе кысаларында Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин, В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды президенты Владимир Грачев катнашында пленар утырыш узган. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы исеменнән исә Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин катнашкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International