2019 елның 17-19 октябрендә Казан ярминкәсендә “Чиста су. Казан” юбилей халыкара махсус күргәзмәсе һәм конгресс узачак. Быел биредә Россия һәм Татарстан Республикасының 15 шәһәре һәм төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан 50дән артыграк компания һәм учреждение катнаша. Күргәзмә кысаларында җитештерүчеләр һәм товар җибәрүчеләр су чистарту, инженерлык челтәрләре, гидротехник корылмалар өчен билгеләнгән җиһазлар, технологияләр белән таныштырачак.