Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җәйге сезон алдыннан суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә. Исегездә тотыгыз, куркынычсыз ялны бары җиһазландырылган пляж гына гарантияли, чөнки анда төбе тикшерелгән була һәм коткаручылар кизү тора. Коену өчен иң яхшы вакыт – төшкә хәтле яки төштән соң кичкә таба, кояш алай ук кызмаганда, ә аның нурларында су шактый кызган вакытта. Су янында булганда баш киеме кияргә онытмаска кирәк.