ТР экология министры Азат Җиһаншинның беренче эш сәфәрләренең берсе Казанның биологик чистарту корылмаларының ләм кырларына визиты булды.
«Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган рекультивация проекты Идел елгасына куркыныч тудыра торган әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларын бетерү буенча масштаблы эшләрне үз эченә ала.