Бүген Әлмәттә «Нефть югары мәктәбе» университеты кампусы территориясендә «Яшел адым» – «Зеленый шаг» халыкара студентлар экология фестивален ачу тантанасы узды, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Фестивальдә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 120 студент катнаша.