Алабуга укучылары өчен Кама буе ТИ инспекторлары экоматериаллардан бүләкләр әзерләү буенча мастер-класс уздырдылар.

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Халыкара хатын-кызлар көненә барлык ир-атлар, шул исәптән Алабугадагы “Өч аю” бистәсе мәктәбенең 1нче сыйныфындагы кыю “ир-егетләр” дә әзерләнә. Үзләренең укытучылары һәм сыйныфташ кызлары өчен алар гадәти булмаган бүләк – авторлык имзасы белән экосумкалар әзерләде. Экологик чиста материаллардан бүләк әзерләү буенча мастер-классны балалар өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары үткәрде.

“Һәр кеше көнкүрештә үзе куллана торган әйберләрнең аның организмына һәм әйләнә-тирә дөньяга зыян китермәвен тели. Экологик чиста материаллар дигән төшенчә һаман да ныграк популярлаша бара. Алар әйләнә-тирә мохиткә минималь дәрәҗәдә зарар китерәләр яисә бөтенләй зыянсыз. Материаллар “яшел” стандартка туры килә һәм су һәм энергия кебек ресурсларны экономияләргә булыша. Экологиялелекнең иң мөһим күрсәткечләреннән берсе булып аларның табигый шартларда тулаем таркалып бетә алу үзлеге тора. Андый үзлекләргә бик аз гына материаллар ия. Бу агач, таш токымнары, ефәк, киез, мамык, чын күн”, - дип сөйләде экологлар укучыларга.

         Экология дәресенең теоретик базасы гамәли эш белән бергә бирелде. 1нче сыйныф укучылары экологик чиста материаллардан үз куллары белән сумкалар ясадылар. “Куркынычсыз материалдан эшләнгән экосумкаларны теләсә нинди максатта файдаланып була. Кызлар аны йөрергә чыкканда, сәяхәткә дә, кибеткә һәм хәтта дәресләргә дә алып барырга мөмкин. Шул ук вакытта алар әйберләрнең үзләренә зыян китермәячәген, ә, киресенчә, әйләнә-тирә мохит өчен файдалы икәнен беләчәк”, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты малайлар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International