Чистай студентлары Идел-Кама идарәсендә экологлар эше белән таныштылар

2026 елның 8 мае, җомга

Экология министрлыгының һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары экскурсия белән Идел-Кама идарәсендә булдылар. Чара булачак белгечләрне экологик һәм геологик күзәтчелек өлкәсендәге реаль эшчәнлек белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.

Балалар инспекторларның әйләнә-тирә мохитне мониторинглаудан алып табигатьне саклау законнарын бозуларны ачыклауга һәм булдырмауга кадәр гамәлдә ничек оештырылганын күрделәр. Экологлар студентларга дәүләт экология күзәтчелегенең төп юнәлешләре һәм министрлык хезмәткәрләренең көн саен нинди бурычлар хәл итүләре турында җентекләп сөйләделәр.

Яшьләрдә экология күзәтчелегенең лабораториясендә булу аеруча зур кызыксыну уятты. Аларга су пробаларын тикшерү процессын һәм пычраткыч матдәләрнең булуын төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә торган заманча аналитик җиһазларның эшен күрсәттеләр. Лаборатория хезмәткәрләре төбәкнең экологик иминлеген тәэмин итү өчен мондый тикшеренүләрнең никадәр мөһим булуына игътибарны юнәлттеләр.

Экскурсия студентларга эколог һөнәренең эчтәлеген яхшырак аңларга һәм булачак эш белән җентекләп танышырга мөмкинлек бирде. Мондый чаралар укучыларга аңлы рәвештә сайлау ясарга һәм тармакның кадрлар резервын тулыландырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International