Чаллыда Мәләкәс елгасын экологик тернәкләндерү эшләре дәвам итә

2025 елның 24 октябре, җомга

Чаллыда Мәләкәс елгасы үзәнен чистарту буенча масштаблы проектның барышын Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Илнур Насретдинов һәм «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ директоры Марс Вәлиев тикшерде. Чара «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Хәзерге вакытта объектта актив эшләр алып барыла: су төбендәге катламнарны бетерү өчен земснаряд, экскаваторлар, бульдозер һәм үзбушаткыч җәлеп ителгән. Бүгенге көнгә 2025 елга планлаштырылган эш күләменең 36% тан артыгы үтәлгән инде.

Исегезгә төшерәбез, бу инде Мәләкәстәге эшләрнең икенче этабы. Беренче этап 2022 елда уңышлы төгәлләнде, ул вакытта Түбән Кама сусаклагычының терәк зонасында 1,5 км юлны чистарттылар. Икенче этап кысаларында 3,1 км озынлыктагы участок чистартылачак.  2025 елда 34 мең кубометрдан артык су төбе катламнарын чыгару планлаштырыла. Эшләр июль аенда башланды һәм 2027 елга кадәр дәвам итәчәк. Проектның икенче этабын гамәлгә ашыруның бөтен чорына (2025-2027 еллар) 318,8 млн.сум бүлеп бирелгән. Эшләрнең өзлексез барышын тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы сентябрьдә 34,1 млн.сум күләмендә алдан финанслау алды. Эшләрне «Ядран-Строй» ҖЧҖ подряд оешмасы башкара, аның белән дәүләт контракты төзелгән. Проект заманча техника кулланып, су төбендәге катламнарны гидромеханик ысул белән бетерүне күздә тота.

Мәләкәс елгасын экологик тернәкләндерү буенча комплекслы эшләр су объектының торышын яхшыртуга, аның экосистемасын торгызуга һәм Чаллы халкы өчен уңайлы әйләнә-тирә мохит тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International