Бүген Казанда Зөбәрҗәт күлендә «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Яшел Россия» Бөтенроссия өмәсе һәм «Россия суы» акциясе узды. Өмә «Чиста мирас» олимпиадасына ярдәм йөзеннән «Игелекле эшләр эзләре буенча» марафонына багышланган иде. Анда 476 татарстанлы катнашты, алар арасында – Министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре, студентлар һәм волонтерлар. Өмә кысаларында күл ярын гына түгел, сулык төбен дә чистарттылар. РГҖ Татарстан бүлекчәсе дайверлары су төбеннән пластик шешәләр тутырылган берничә капчык күтәрделәр. Табылдыклар арасында хәтта пластик ванна һәм ишкәкләр дә булды.
Экоакция «Чисталык марафоны» форматында узды. 119 команда бер сәгать эчендә 209 капчык чүп-чар җыйды, шул ук вакытта аны сортларга аерды.
Барысы 49 капчык пластик, 50 капчык пыяла, 29 капчык металл килеп чыкты. Шулай ук катнаш калдыклар тутырылган 81 капчык җыеп алынды, 8 покрышка һәм 42 кг эре габаритлы калдыклар табылды.
Экология министры Александр Шариков билгеләп үткәнчә: «Без мондый чараның барлык татарстанлыларны берләштерүен күрәбез. Республика «Россия суы», «Яшел Россия» конкурсларында катнаша. Без елына 54 мең кеше саныннан башладык. Ә узган елны без 355 мең кеше белән тәмамладык. Бүген нәтиҗә ясый алабыз: без бергәләп 8400 км яр буйларын чистарттык, 361 мең кеше өмәләргә чыкты. Экология безне берләштерә».
Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер мондый табигатьне саклау акцияләренең әһәмияте турында сөйләде:
«Безнең һәрберебез килеп, сулыкларны җыештырган саен, шәһәргә һәм республикага мөнәсәбәтләрне үзгәртә. Бу безнең һәрберебезнең җаваплылыгы. Экология – син яшәгән урынга мәхәббәтнең иң югары чагылышы».
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры Роман Терехов ассызыклаганча, өмәдә катнашып, мәктәп укучылары һәм студентлар территорияне чистартып кына калмыйча, экологик аң да формалаштыралар.
«Бүген чарада катнашучыларның барысына да зур рәхмәт. Мондый чаралар кысаларында гына ярларны һәм урманнарны чистартып калмыйча, буш минутларда шәһәр читен сайлап, файдалы әйберләр эшләвебезгә өмет белдерәсем килә», - дип билгеләп үтте ул.
Экологик бәйрәмнән алган тәэсирләре белән активистлар үзләре уртаклашты:
«Без бу чарада катнашуыбызга бик шат. Дөньяны чистарак итәргә ярдәм итә торган акцияләр булуы яхшы. Безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсендә күл территориясе чистарды. Безнең уртак бурыч — табигатьне саклауны көндәлек тормышның бер өлеше итү».
Җыештырудан тыш, активистлар интерактив мәйданчыкларда һәм мастер-классларда катнаштылар. Өлкәннәр һәм балалар өчен диңгез төеннәрен бәйләү, Татарстанның магнит картасын төзү буенча мастер-класслар оештырылды. Катнашучылар шулай ук калдыкларны сортларга аеру һәм табигатькә сакчыл караш турында практик белемнәр алдылар. Өмә концерт программасы һәм кыр кухнясы белән тәмамланды.
Безнең өмәләрдә призлы урыннарны түбәндәге командалар алды:
«Энергия добра» (ҖЭҮ 2) — 6 урынны алды
5 урын – «Зеленые гномики «ТИСБИ»
4 урынны Роспотребнадзорның Татарстан идарәсеннән «Коммунальники» командасы яулады
3 призлы урынны «Ласточка» командасы алды (Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте)
2 – Осиново гимназиясеннән «Экопатруль»
Ә менә КДЭУ «Энерго-экологи» командасы өчен җиңүле беренче урын булды.
Конкурсны оештыручылар: Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр экология иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасындагы Рус география җәмгыяте бүлеге һәм Казан администрациясе.