Көзнең төп өмәсенә команданы теркәргә өлгерегез

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында  татарстанлыларны «Яшел Россия» Бөтенроссия өмәсенә һәм «Россия суы» акциясенә чакыра.

Көзге төп өмә эшләре 20 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Зөбәрҗәт күлендә узачак.

Быел катнашучыларны чын экобәйрәм көтә. Өмә  квест-уен форматында «Чисталык марафоны» узачак, анда командалар калдыкларны тизлеккә  фракцияләргә бүлеп җыячаклар. Активистлар яр буенда җыештырган арада, РГҖ дайверлары күлнең иң тирән урынына  эләгәчәк һәм Зөбәрҗәт төбен чүп-чардан чистартачак.

Өмәдән тыш, һәр катнашучы конкурсларда уңышларын сынап карый һәм файдалы призлар ала, мавыктыргыч мастер-класслар һәм интерактив мәйданчыкларда була, концерт программасын бәяли һәм, әлбәттә, кайнар кыр кухнясында тамак ялгап кала алачак.

Экологик акциянең бер өлешенә әверелү өчен 4 кешелек команда җыярга һәм 18 сентябрьдә 12:00 сәгатькә кадәр сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://clck.ru/3NzeSF.

96 активист үзләренең катнашуларын раслады инде һәм бу шимбәдә масштаблы өмәгә кушылачак.  

Алдан теркәлү узган барлык катнашучыларны 8:30 өмә урынына илтү өчен автобуслар көтәчәк. Трансфер ике урыннан китәчәк: Г. Тукай ур., 64 һәм Красносельская ур., 51 (КДЭУ парковкасы).

Өмә өчен кирәкле барлык инвентарь урында биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан дүртенче ел ярларны чистарту буенча төбәкләр арасында лидерлык позициясен тота. «Россия суы» акциясе кысаларында 2024 елда республика Бөтенроссия масштабында берьюлы өч рекорд куйды:

- чистартылган ярларның гомуми озынлыгы буенча рекорд - 10 413 километр.

- җыелган чүп күләме буенча рекорд - 16 584 кубометр.

- иң күп җыештыру эшләре - 9 334 чара.

Өмәне Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр экология иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Казан шәһәре администрациясе ярдәмендә Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International