Чистай районында яшәүчеләр ярдәмендә «Шаһиаздан» чишмәсе яңартылды

2025 елның 12 сентябре, җомга

«Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Чистай районының Нарат-Елга авылында өмә узды.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм битараф булмаган авыл халкы «Шаһиаздан» чишмәсен төзекләндерергә җыелды. Катнашучылар аның территориясен төзекләндерде: бергәләп чүп-чарны җыештырдылар һәм үләнне чаптылар. Хәзер бу урын халыкка һәм кунакларга ял итү өчен тагын да яхшырак һәм уңайлырак була башлады.

Исегезгә төшерәбез, 11 ел дәвамында «Россия суы» акциясе Россиядә иң эре экологик инициативаларның берсенә әверелде: ул 89 төбәктән 11,5 миллионнан артык катнашучыны берләштерде, алар 11 мең сулыкны чистартты һәм 12,3 миллион капчык чүп-чар җыйды. Татарстан табигатьне саклау акциясендә иң актив катнаша. Инде дүртенче ел республика ярларны чистарту буенча төбәкләр арасында лидерлык позициясен саклап кала. 2024 елда татарстанлылар 9 334 чара уздырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International