Татарстанда су объектларын торгызу буенча масштаблы эш дәвам итә

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Лаеш районының Державино авылында «Табигать ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану» дәүләт программасы кысаларында түбәнге буаны чистарту буенча актив эшләр алып барыла. Бу объект — республиканың су ресурсларын торгызу буенча масштаблы программаның бер өлеше, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның шәхси контролендә. Аның инициативасы белән табигатьне саклауның алдынгы практикалары кертелә һәм экологик проблемаларны хәл итүгә комплекслы якын килү алымы үсә. «Әйләнә-тирә мохитне саклау халыкның тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Илкүләм проектлар ярдәмендә бездә экологик проблемаларны хәл итү мөмкинлеге барлыкка килде. Экологик юнәлеш теләсә кайсы төбәк өчен, шул исәптән безнеке өчен дә бик мөһим», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Бүген Державино авылындагы түбән буаны чистарту эшләренең барышы белән Татарстан Республикасы экология министры урынбасары Илнур Насретдинов, «Геоүзәк фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ директоры Марс Вәлиев һәм Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел су идарәсенең Татарстан Республикасы буенча су ресурслары бүлеге башлыгы Артем Артемьев таныштылар.

Түбән буаны чистарту 2023 елда башланган һәм быел объектта эшләр тәмамланырга тиеш. Хәзер биредә 10 берәмлек техника эшли, объект 85% ка әзер.

Әйтергә кирәк, Державино авылында экологик эш системалы алып барыла. Элегрәк биредә «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында югары буа чистартылган иде инде. Ул чагында 180 мең кубометрдан артык су төбе катламы чыгарылган һәм ике гектардан артык куаклык алынган. Эшләрнең беренче этабына федераль финанслар күләме 38 миллион сумнан артык тәшкил итте. Хәзер, «Табигать ресурсларын торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы ярдәмендә, түбән буада эшләр алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, уникаль су объектларын саклау буенча башкарылган чаралар табигый сыйфатларны, табигый үзчистарыну һәм үзлектән торгызылу функцияләрен торгызуга, экологик һәм гидрологик характеристикаларны яхшыртуга ярдәм итеп кенә калмый, ә тулаем алганда сулыкларның деградация куркынычын бетерә.

Татарстанда гамәлгә ашырыла торган экологик проблемаларга мондый комплекслы якын килү «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына тулысынча туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International