Экология министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Җиңү көне алдыннан Ямбулат авылында Бөек Ватан сугышы геройларына мемориалны кыштан соң тәртипкә китерделәр. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда ведомство хезмәткәрләре Ямбулат авылындагы мемориаль комплексны шефлыкка алганнар. 2022 елның 9 маена биредә Дан мемориалы тулысынча реконструкцияләнгән, Советлар Союзы Герое - танкист Семен Васильевич Коноваловка бюст куелган, аның батырлыгы турында «Несокрушимый» фильмы төшерелгән. 2023 елның октябрендә мемориалның үз аллеясы барлыкка килде. Ведомство хезмәткәрләре биредә Дан аллеясының 60 агачын утырттылар. Беренче агачларны экология министры белән бергә әтиләре, бабалары һәм бабаларының бабалары сугыш елларында сугышкан һәм фамилияләре обелискка уеп ясалган авыл халкы да утырткан.
Быел экологлар матур традицияне дәвам итеп, май бәйрәмнәренә мемориалны җыештырдылар, яңа агачлар утырттылар, шулай ук Бөек Ватан сугышы геройлары исемнәре язылган стеланы яңарттылар. Киләчәктә истәлекле урын янында обелискка уеп ясалган һәр исем хөрмәтенә барлыгы 220 агач утыртырга планлаштыралар.