Елга ярлары чистарды: Республика районнарында сулыкларны чистарту буенча акцияләр узды

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Министрлыкның территориаль идарәләрендә «Экология»  илкүләм проектының «Россия суы» акциясе кысаларында сулыкларның ярларын чистарту буенча акцияләр үткәрелде. Чистайда Кама елгасы ярларын җыештыруга 70 кеше чыкты, алар арасында Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре, башкарма комитет хезмәткәрләре һәм предприятие вәкилләре дә бар иде. Гомуми көч белән 15 куб. м. чүп-чар җыелды һәм якынча 2,5 км чистартылды.

Җыештыруларга Апас районында да чыктылар. Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары һәм Апас аграр көллияте педагоглары Табар елгасының 3 км дан  артык яр буен чистарттылар һәм 4 куб.м. дан артык калдык җыйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International