Фантик арты фантик, шешә арты шешә, шулай итеп, Казанда Зәңгәр күлдә узган “Чиста яр” акциясендә катнашучылар 40 капчыклап чүп җыйдылар. Табигать саклау мероприятиесендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, “ЧИСТАБУЛЫР” яшьләр хәрәкәте активистлары һәм шәһәрнең табигый ресурсларга битараф булмаган кешеләре катнашты. Әйләнә-тирә мохитне саклауга аерым өлешне табигатьнең яшь сакчылары кертте.