ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Казан шәһәренең Җиңү паркында “Мәктәп эко-патруле” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. 2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 1 маена кадәр анда Татарстан гомуми белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнашкан иде. Конкурсны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрде. Белем бирү оешмаларында укучылар махсус төзелгән мобиль кулланма ярдәмендә рөхсәтсез калдык ташлау урыннарын теркәп, Экология министрлыгына хәбәр иттеләр, инспекторлар исә аларны бетерү чараларын күрде. Рөхсәтсез калдык ташлау урыннары турында барлыгы 1166 хәбәр җибәрелде.
Бүләкләү тантанасын Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров ачып җибәрде. Аның әйтүенчә, Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов башлангыч биргән бу конкурста мәктәп укучылары бик актив катнашкан. Конкурс барышында һәр укучы, класс, мәктәп, муниципаль район һәм шәһәр округы буенча статистика алып барылган. Укучылардан кергән хәбәрләр “Халык контроле” дәүләти системасы аша кергәннәрдән күпкә артык булган. Яшь буын әйләнә-тирәлекне саклауда бик теләп катнаша. Экология министры яшь буынга экологик тәрбия бирүче осталарга аерым рәхмәт белдерде. Бүгенге көндә республиканың күп кенә мәктәпләрендә экология дәресләре һәм өстәмә шөгыльләр даими үткәрелә. Артем Сидоровның әйтүенчә, “Мәктәп эко-патруле” конкурсында катнашу – бозуларны күрү генә түгел, хәлне төзәтергә омтылу да, әйләнә-тирәлекне саклауда катнашу да булып тора. Ул Татарстан Хөкүмәте, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы исеменнән “Мәктәп эко-патруле” конкурсында катнашучыларга һәм җиңүчеләргә рәхмәт белдерде, укуларында уңышлар, ныклы сәламәтлек, яңа җиңүләр теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International