Питрәч районында узган республика семинарында экологик тәрбия турында фикер алышканнар

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Питрәч районының «Каенкай» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү темасына республика семинары булып узган. Чарада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашкан.

Тәрбиячеләр яшь буынны үстерү алымнары турында сөйләп кенә калмыйча, балаларның экология өлкәсендәне белемнәрен дә практикада күрсәткән. Балалар бакчасында «Яшь экологлар» агитбригадасы, экология театры, шулай ук экспериментлар үткәрә һәм икенчел чималдан кәгазь әзерли торган экология лабораториясе булган. Ел дәвамында укучылар акцияләрдә һәм конкурсларда актив катнаша, сыерчык оялары ясыйлар һәм агачлар утырталар икән.

 «Экологик аңлылык балачактан ук башлана. Сез яшь буынны экологик агарту эшенә зур өлеш кертәсез», – дип, тәрбиячеләргә рәхмәт белдергән әйдәп баручы белгеч Әнисә Мәннапова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International